Цуруев Шәрип Мовладович (1963 елның 20 гыйнвары, Түбән Гезәл авылы, Гудермес районы, Чечен-Ингуш АССР, РСФСР, ССРБ) — чечен язучысы, шагыйрь, журналист, публицист, галим-филолог, тәрҗемәче.

Шәрип Цуруев
Туган 20 гыйнвар 1963(1963-01-20) (61 яшь)
Гудермес районы[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь, галим, тәрҗемәче, тәнкыйтьче
Сәяси фирка Яблоко

Тормыш юлы үзгәртү

Шәрип Цуруев 1963 елның 20 гыйнварында Чечен-Ингуш АССРның Гудермес районы Түбән Гезәл авылында туа. Шәрипнең әтисе Мовлади авылда беренче коммунистик Коръән укытучысы һәм авылның имамы була.

1980 елда урта мәктәпне тәмамлый, 1981—1983 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1988 елда Чечен-Ингуш дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1988 елдан мәктәптә, педагогик училищеда, педагогик институтта укытучы, гуманитар фәннәр Фәнни-тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре, педагогик училище директоры, республика газеталарының баш мөхәррире булып эшли.

Шигъри җыентыклар һәм җырлар, публицистик, әдәби-тәнкыйть һәм фәнни мәкаләләр авторы.

«Хьехархо» («Укытучы») газетасының оештыручысы һәм баш мөхәррире булып тора. Республика тарихындагы беренче чечен телендә фәнни журнал — «Таллам» журналы редакторы (Чечен Республикасы Фәннәр академиясе басмасы).

«ЯБЛОКО» партиясенең Чечен Региональ бүлекчәсен оештыру инициаторы. 2004 елның ноябреннән 2008 елның февраленә кадәр — «ЯБЛОКО» Россия Берләшкән демократик партиясенең Чечен Региональ бүлекчәсе рәисе. 2008 елдан — Чечен Республикасыннан «ЯБЛОКО» партиясе Федераль Советы әгъзасы.

2014 елның февраленнән — Чечен Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе урынбасары[1].

Россия һәм Чечня Язучылар берлеге әгъзасы, Чечня Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. 2012 ел өчен «Әдәбият» номинациясендә «Көмеш ябалак» премиясе лауреаты[2]. Милли әдәбиятны һәм журналистиканы үстерүдә һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән[3].

Библиография үзгәртү

  • «Останься, Чечня!» шигъри җыентыгы — 1992 ел;
  • «Поверь, Отчизна!» шигъри җыентыгы — 2003 ел;
  • «Цхьа мерза-гӏайгӏане мукъам» («Татлы җыр көйләре») шигъри җыентыгы — 2011 ел.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Писатель Арби Усманов стал руководителем общественного совета Чечни.
  2. В Грозном чествовали лауреатов премии «Серебряная сова»(үле сылтама)
  3. Рамзан Кадыров отметил наградами и званиями представителей культуры, литературы и СМИ. әлеге чыганактан 2014-01-04 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү