Шәехзадә Бабич һәйкәле (Уфа)
Шәехзадә Бабич һәйкәле — Уфада 2019 елда ачылган һәйкәл. Шагыйрь Шәехзадә Бабичның (Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич, 1895-1919) исемен мәңгеләштерү максатында куелган. Авторы — сынчы, РФ халык рәссамы Андрей Ковальчук (Мәскәү).
Һәйкәл | |
Шәехзадә Бабич һәйкәле
| |
Шәехзадә Бабичка һәйкәл Фото:ufacity.info | |
Урын | БР, Уфа, З. Вәлиди ур. |
Сынчы | Андрей Ковальчук |
Төзелеш датасы | 2019 ел |
Материал | бронза, гранит |
Урыны
үзгәртүҺәйкәл Уфа телеүзәге каршындагы калкулыкка, Салават Юлаев мәйданы почмагына — Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары кисешкән чатка урнашкан[1]. Әүвәл һәйкәлне Уфаның Киров урамында, «Башкортстан» дәүләт концерт залы каршында куярга планлаштырылган була[2].
Тарих
үзгәртүБашкортстан дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган «100 шәхес» проекты нигезендә, XX гасыр башында милли хәрәкәттә катнашкан яшь шагыйрьгә һәйкәл кую турында карар кабул ителә. Һәйкәлне рәсми ачу тантанасы 2019 елның 28 июнендә Уфаның «Торатау» конгресс-холлында эшен башлаган V Бөтендөнья башкортлары корылтае программасына кертелгән[3][4]. Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы в.в.б. Радий Хәбиров катнаша.
Тасвирлама
үзгәртүҺәйкәлнең биеклеге — 3,5 метр, күтәрмәсе — 3 метр (чагыштыру өчен: Тукай һәйкәленең биеклеге 3,5 м, күтәртмәсе 4,5 м). Сын Мәскәүдә коелган. Авторы — сынчы, РФ халык рәссамы Андрей Ковальчук (Мәскәү), Уфаның М. Кәрим һәйкәле авторы. Ш. Бабич сул кулына ачык китап тотып, уң кулын өскә күтәреп, халыкка эндәшкән халәттә ясалган. Орнамент белән бизәлгән күтәрмәнең алгы ягында башкортча:
Шәехзадә Бабич
1895-1919
Ал да нур чәч халкыңа
дип язылган алтакта беркетелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- В Уфе открыли памятник башкирскому поэту и общественному деятелю Шайхзаде Бабичу. ИА «Башинформ», 28.06.2019
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлфия Акулова. В июне в Уфе откроют памятник башкирскому поэту Шайхзаде Бабичу. ИА «Башинформ», 23.04.2019(рус.)
- ↑ В Башкирии объявили конкурс на лучший проект бюста Шайзады Бабича. mkset.ru, 9.11.2018(рус.)
- ↑ Бөтендөнья башкортлары корылтае рәсми сайты(рус.)
- ↑ Гөлфия Акулова. Народ ждет решения актуальных задач - Данир Гайнуллин с V Всемирного курултая башкир. ИА «Башинформ», 28.06.2019(рус.)