Әхмәтзәки Вәлиди урамы (Уфа)

(Зәки Вәлиди урамы (Уфа) битеннән юнәлтелде)

Әхмәтзәки Вәлиди урамы, Зәки Вәлиди урамы (рус.  Улица Заки Валиди ) — Уфаның Киров районында урнашкан урам.
Урам 2008 елда башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә аталган.

Әхмәтзәки Вәлиди урамы
Карта
Элеккеге исемнәр Большая Ильинская, Фрунзе
Озынлык 2,16 ± 0,01 km
Шәһәр Уфа
Район Уфаның Киров районы
Халәт урамы

Урнашу үзгәртү

Әхмәтзәки Вәлиди урамы Уфаның Киров районы территориясе буенча көнбатыштан көнчыгышка Ленин бакчасы буйлап үтә. Урам Мәҗит Гафури урамы киселешеннән башлана, Салават Юлаев проспекты киселешендә тәмамлана.

Элек Әхмәтзәки Вәлиди урамы Большая Ильинская, Фрунзе (1930-2008) исемен йөрткән. Урамда Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт академия драма театры, Башкортстан Корылтае, Башкорт дәүләт медицина университеты урнашкан.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү