Шуширмә
Шуширмә - Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районындагы авыл. Район үзәге Олы Кайбыч авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 13 км ераклыкта урнашкан. Борындык авыл җирлегенә керә.
Шуширмә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Кайбыч районы |
Координатлар | 55°29'22.542"N, 48°21'26.104"E |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 264 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | ислам дине сөнничелек юнәлешенең Хәнәфи мәзһәбе |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 84370 |
Почта индексы | 422322 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Шушерма |
ЭтимологияҮзгәртү
Тарихчы Гарәфетдинов Р.А. фикеренчә, «Шуширмә» ойконимы чуаш теленнән кергән «шыв» һәм «çырма» сүзләреннән килеп чыккан. Моны «сулы чокыр» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
ТарихыҮзгәртү
Ихтимал, авыл Идел буе Болгары яшәгән чорда ук нигезләнгәндер. Татар энциклопедик сүзлегендә әлеге торак пунктның Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле булуы күрсәтелә. Бу авыл Иске Шуширмә(Старая Шушерьма) буларак 1645-1652 еллардагы рус язма чыгынагында теркәлгән. Шушы документның тулы исеме - «Список перечневой Свияжска[го] уезду свияжских мурз и сл[ужи]лых татар и недорослеи поме[стным] землям с книг писма и меры д[ум]ного дворянина Ивана Михаиловичка Аничкова с товарыщи 155-го и 156-го и 157-го и 158-го и 159-го [и 160-го] году». XVIII-XIX гасырларда рус рәсми документларында «Шушерма, Шебазово» дигән ике исем белән аталган.
КлиматҮзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]
Халык саныҮзгәртү
Еллар | 1782 | 1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
Халык саны | 156[3] | 601 | 1141 | 1540 | 1236 | 867 | 671 | 435 | 440 | 490 | 423 | 318 | 274 | 254 |
Милли составы (2010): татарлар — 100%.
Күренекле кешеләреҮзгәртү
Шуширмәдә туган билгеле шәхесләр:
- Тимерша Саллави - татар язучысы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе;
- Нәҗметдинов Тимерша Гарәфетдин улы - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Дан орденының тулы кавалеры;
- Фуат Таһиров - ТАССРда Дәүләт интернациональ курчак театрын оештыручыларның берсе.
МәгарифҮзгәртү
ДинҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.