Шуннан соң ничек? татар халык уены.

Шуннан соң ничек?
Уенчылар саны
3тән күбрәк
Уйнау урыны
өй

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Берәү хикәят сөйли:

— Мин бер заман Һиндстанда сәяхәт итеп йөргәндә, бер юлбарыска очрадым. Юлбарыс кинәт... — дигәндә, хикәясен туктата да тиз генә берәр кеше алдына барып:
— Шуннан соң ничек? — дип сорый.

Ул кеше хикәяне өзелгән җиреннән тиз генә ялгап алып китәргә тиеш. Сөйләп алып киткән кеше тагын хикәясен кинәт кенә бер җирендә өзә дә, берәр уйнаучы алдына тиз генә килеп басып:

— Шуннан соң ничек? — дип сорый.

Соралган кеше бернәрсә дә сөйли алмый тик торып калса, аңа җәза бирелә.

Чыганаклар үзгәртү