Шри Сваминараян Мандир, Болтон

Шри Кутч Сатсанг Сваминараян Гыйбадәтханәсе (Болтон) ул Англиядә, Зур Манчестерда, Болтонда Аделаида Урамында өч катлы Сваминараян Гыйбадәтханәсе.[1][2] Ул Аурупада һәм Берләшкән Корольлектә нигезләнгән беренче Сваминараян гыйбадәтханәсе, рәсми рәвештә ул 1973 елда ачылган булган. 1973 елның 6 сентябрендә Табыну Урыны Акты астында Гыйбадәтханә өчен конституция теркәлгән булган һәм 1975 елның 6 сентябрендә Бхуҗдан махсус әзерләнгән муртилар Гыйбадәтханәдә корылган булганнар. Баштагы корылма җимерелгән булган һәм 1993 елда янә төзекләндерелгән булган. Яңа бинага кадәр гыйбадәтханә урынында хезмәт клубы һәм терасалы йортлар булган.[3]

Һинд дине гыйбадәтханәсе
Шри Кутч Сатсанг Сваминараян Гыйбадәтханәсе
Ил Англия
Штат
округ
шәһәр
Зур Манчестер
Дин Сваминараянга табыну
Нигезләнгән 1973 ел
Төзелеш еллары ???—1993 ел

Гыйбадәтханәнең әһәмиятле вакыйгалары үзгәртү

1982 елда гыйбадәтханәгә Шри Сваминараян Мандир - Бхуҗдан алкышлап изгеләрнең беренче зиярәт кылуы булган. Шул юлы Махант Свами Шри Харисварупдасҗи белән Садгуру Свами Шри Мурлиманоһардасҗи һәм тагын өч кеше килгән иде. Шул ел дәвамында Гөҗарати мәктәп нигезләнгән булган.
1982 һәм 1988 ел арасында хәзерге бина бик кечкенә икәне ачык күренә башлаган; 1988 елда Садгуру Шри Мурлиманоһардасҗи Свами Болтон Гыйбадәтханәсенә килгән һәм яңа гыйбадәтханәне төзергә алкышларын биргән, яңа гыйбадәтханәне төзү планнары ясалган булган.
1992 елда яңа Гыйбадәтханәне төзү башланган булган. Гыйбадәтханәгә Шри Теҗендрапрасадҗи Махараҗ һәм аның улы Лалҗи Махараҗ, Шри Кошелендрапрасадҗи Махараҗ килгән булганнар.
Яңа гыйбадәтханәне ачу 1993 елның 6 сентябрендә булган һәм ул көндә Мурти Пратишта булган. Вакыйгада булганнар арасында Шри Теджендрапрасадҗи Махарадж, Махант Свами Шри Харисварупдасҗи, Садгуру Свами Шри Дхармакишордасҗи, Садгуру Свами Шри Гханшьямҗивандасҗи, Садгуру Свами Шри Мадхавприядасҗи һәм Шри НарНараян Деш - Бхуҗ һәм Әхмәдабад Гыйбадәтханәләреннән күп башка Свамилар булган.

35-енче еллык үзгәртү

Гыйбадәтханә 35-енче еллыгында Зур Болтон Сәламәтлек Тикшерүе белән бер такымда эшләгән, бу Болтонда йөрәк һөҗүмнәрен һәм авыртуларны киметү кампаниясе булган.[4] Гыйбадәтханә Сваминараян Сампрадайяның НарНараян Дэв Гадисына карый.[3]

 
Сваминараян Сампрадай башлаучысы Рамананд Свами сурәте. Сваминараян - йоги һәм аскет булган, аның тормышы һәм тәгълиматы үзәк Һинду дхарма, ахимса һәм брахмачарья практикаларына яңарыш керткән.

40-ынчы еллык үзгәртү

40-ынчы еллыкка кадәр гыйбадәтханәдә сентябрьдә төзелешкә әзерләү вакытында зур төзекләндерү һәм ремонт булган. Юбилей атнасында масштаблы яджна, бхаджан манзарасы һәм Кениядән һәм Австралиядән зиярәт кылучыларны кертеп Болтон аша 2500 кеше катнашкан парад булган. Болтонның мэры һәм мэр хатыны бәйрәм итүнең өлешләрендә булганнар.[5][6]

Эшчәнлекләр үзгәртү

Гыйбадәтханәдә регуляр нигездә төрле эшчәнлекләр булган, шулар арасында:

  • Йога дәрселәре
  • Бию дәресләре
  • Һинд дине дәресләре
  • Кечкенә балалар өчен балмандал дәресләре
  • Спорт һәм фитнес чаралары
  • Яшьләр чаралары

Җайламалар үзгәртү

Гыйбадәтханә төрле максатлар өчен кулланылган өч катлы корылма булып тора. Бинаның беренче кат асты дәрәҗәсендә зур ашханә һәм кухня урыны бар. Беренче катта күп-максатлы зал өйләнү функцияләре һәм башка иҗтимагый чаралар өчен кулланыла. Беренче кат төп гыйбадәтханә урыны булып тора, ул көн саен нигездә дога кылу өчен кулланыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Robert Jackson, Eleanor M. Nesbitt (1993). Hindu children in Britain. Trentham. ISBN 9780948080739. https://books.google.com/?id=i87kAAAAMAAJ&q=. Retrieved January 20, 2011.  Page 151
  2. Raymond Brady Williams (2001). Introduction to Swaminarayan Hinduism. Cambridge University Press. ISBN 0-521-65422-X. https://books.google.com/?id=tPkexi2EhAIC&pg=PR9&dq=swaminarayan+mandir+ahmedabad#PPA222,M1. Retrieved January 20, 2011.  Page 222
  3. 3,0 3,1 Shree K. S. Swaminarayan Temple Bolton. әлеге чыганактан 2011-07-28 архивланды.
  4. Health check at temple, The Bolton News (2008-09-09). 20 гыйнвар 2011 тикшерелде.
  5. Bolton News.
  6. Bolton News.