Шри Сваминараян Гыйбадәтханәсе, Дһолера

Шри Сваминараян Мандир, Дһолера Һиндстанда, Дһолерада Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Сваминараян тарафыннан төзелгән алты Шри Сваминараян Гыйбадәтханәләренең берсе.[1]

Шри Сваминараян Мандир, Дһолера
Ил [[Һиндстан]]
Урнашу урыны Гөҗәрат
Кайсы дини агымга карый Мадан Моһан Дэвка табыну
Нигезләүче Сваминараян
Төзелеш еллары ???—19 май, 1826

Мандир турында үзгәртү

 
Гыйбадәтханәнең Үзәк Алтаре

Дһолера үзе Әхмәдабадад районының Дһандһукадан 30 км ераклыкта урнашкан борынгы порт-шәһәр.
Бу гыйбадәтханәне өч сихара белән эшләүне Нишкулананд Свами, Атмананд Свами, Акшардананд Свами һәм Дхармпрасад Свами күзәткән һәм планлаштырган.
Бина төзелгән урын Дарбар Пәнҗабһаи тарафыннан бүләк ителгән булган. Сваминараян Камиалада торганда Шри Пәнҗабһаи тугърылары һәм башкалар тарафыннан Дһолерага барып Дһолераның яңа гыйбадәтханәсендә яңа потларны куярга соралган булган. Сваминараян Брамин каһиннәрдән кую церемониясе өчен уңайлы вакытны табарга сораган.
Сваминараян Пәнҗабһаи һәм башка тугърылар мөрәҗәгате буенча Дһолерага мәрхәмәтлек күрсәткән һәм 1826 елның 19 Маенда Мадан Моһан Дэв потларын һәм үзенең Һарикришна Маһараҗ формасын гыйбадәтханәнең Сваминараян баш утыргычында Ведик гимннар белән куйган.[2] Сваминараян шуннан соң Адбһутананд Свамины гыйбадәтханәнең маһанты итеп билгеләгән.[3]

Эчке гыйбадәтханәдә һәм Гарбһагриһадагы Ходайлардан башка, Хануман һәм Ганапати гыйбадәтханәнең төп баскычы янында Руп Чокига мәрхәмәтлек күрсәтәләр. Көнбатышта, баскычлар янында Шешашайи, Сурьянараян, Дһарм-Бһакти һәм Гһаншьям Маһараҗ потлары урнашкан. Шива һәм Парвати потлары уң якта урнашкан.

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Williams, 2001, p. 29
  2. Dave, Ramesh (2009). Sahajanand Charitra. Ahmedabad: Swaminarayan Aksharpith. p. 149. ISBN 81-7526-152-8. 
  3. Dave, Ramesh (2009). Sahajanand Charitra. Ahmedabad: Swaminarayan Aksharpith. p. 150. ISBN 81-7526-152-8. 

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү