Шаһиәхмәт Давытов
Шаһиәхмәт Давытов (Шаһиәхмәт Мөхәммәтдин улы Давытов, 15 апрель 1894, Сәрмән, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 15 ноябрь 1937 (43 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, Тамъян-Катай (1919-1921, 1925-1927) һәм Җылаер (1922-1923) кантун башкарма комитетлары рәисе, БАССР социаль тәэминат (1927-1928) һәм игенчелек (1928-1930) халык кәмисәре, БАССРның БҮБК каршындагы вәкиле (1930-1934), БАССР ХКШ рәисе урынбасары, БАССР Дәүпланы президиумы рәисе (1934-1937).
Шаһиәхмәт Давытов | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Шаһиәхмәт Мөхәметдин улы Даутов |
Туган | 15 апрель 1894 Сәрмән, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 15 ноябрь 1937 (43 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы |