Шаһзадә (җырчы)
Шаһзадә (үзб. Shahzoda, чын исеме — Зилола Бахадыр кызы Мусаева, үзб. Zilola Bohodir qizi Musayeva; 1979 елның 28 июле, Фәрганә, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — үзбәк җырчысы һәм актриса.
Шаһзадә | |
---|---|
Туган телдә исем | үзб. Zilola Bohodir qizi Musayeva |
Туган | 28 июль 1979 (45 яшь) Фәрганә, Үзбәкстан ССР, СССР |
Ватандашлыгы | Үзбәкстан |
Һөнәре | җырчы, актёр, киноактер |
Тормыш юлы
үзгәртү1979 елның 28 июлендә Фәрганә шәһәрендә туа. Әтисе Бахадыр Мусаев — философия фәннәре докторы, әнисе Мирихта Мусаева — рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кечкенәдән музыка белән мавыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Халыкара дәүләт Киев университетына (менеджмент факультетына) укырга керә. Аннары укуны ташлап, «Жоним» (тат. «Күңел») дуэты составында музыка һәм вокал белән профессиональ шөгыльләнә башлый.
2001 елда Мусаева Шаһзадә тәхәллүсен ала һәм ялгыз карьерасын башлый. 2003 елда беренче концертын бирә. Кинода төшә. 2009 елда DJ Smash белән бергә «Между небом и землёй» («Җир белән күк арасында»)[1] җырын яза, ул Муз-ТВ чартларында 8 нче урында урнаша[2] һәм берничә бүләк ала. Аннары Akcent төркеме белән хезмәттәшлек итә, алар бергә «All alone» җырын башкаралар. Француз диджее Шон Бей белән эшли. Композитор Илдар Юлдашев җырчы өчен «4 qadam» хитын һәм «Севги бу» альбомын иҗат итә. «Мой золотой» («Минем алтыным») җыры Dr Costi композиторы тарафыннан төшерелә. 2016 елда TWO төркеме белән берлектә «Linda» җыры чыга. 2017 елдан башлап Шаһзадә Россиянең Media SDV музыка нәшрияты белән хезмәттәшлек итә башлый, «Люли, люли» дигән яңа сингл чыгара.
Музыкаль альбомнар
үзгәртүЕл | Альбом |
---|---|
2002 | Bor ekan |
2004 | Baxt boʻladi |
2004 | Keragimsan |
2005 | Baxtliman |
2007 | Assalomu alaykum |
2009 | Sevgi bor |
2009 | Unutmadim |
2009 | Между небом и землёй |
2010 | Tilayman |
2011 | Qora koʻzlaring |
2012 | All Alone |
2013 | Bu Muhabbat |
2014 | Sen Menga Kerak |
2015 | Rahmat Hayot |
2017 | Xasta |
2018 | Bir Muhabbat Qissasi |
2019 | Chunki bu Biz |
Музыкаль видеолар
үзгәртү№ | Җыр | Җырның авторы |
---|---|---|
1 | «Hayot ayt» | Ёдгор Насиров |
2 | «Kechalar» | Җасур Шаметов |
3 | «Yoʻq-yoʻq» | Җасур Шаметов |
4 | «Faqat sen» | Ёдгор Нәскәров |
5 | «Orzular» | Җасур Шаметов |
6 | «Arman» | |
7 | «Огни Алматы» | Җасур Шаметов |
8 | «Assalomu alaykum» | Ёдгор Нәсиров |
9 | «Pahtakor '79» | Ёдгор Нәсиров |
10 | «Тысяча и одна ночь» | Бахадыр Юлдашев |
11 | «Erkala» | Нахром Бердиев |
12 | «Quchgin» | Җасур Шаметов |
13 | «Unutmadim» | Җасур Шаметов |
14 | «Ol yuragimni» | Җасур Шаметов |
15 | «Toʻrt qadam» | Абдуваһид Ганиев |
16 | «Между небом и землей»
(feat. DJ Smash) |
Павел Худяков |
17 | «Nagʻzme binam» | Җасур Шаметов |
18 | «Layli va Majnun» | Җасур Шаметов |
19 | «Люблю тебя» | Павел Худяков |
20 | «Tilayman» | |
21 | «Yoqasan» | Җасур Шаметов |
22 | «Qora koʻzlaring» | Ёдгор Нәсиров |
23 | «Flying Tonight»
(feat. Sean Bay) |
Мостафа Мәхди |
24 | «Все только начинается» | |
25 | «Bahor» | Җасур Шаметов |
26 | «Habibi» | Ёдгор Нәсиров |
27 | «Ayt» | |
28 | «Toʻkilib» | Ёдгор Нәсиров |
29 | «Tirikmanmi?» | Ёдгор Нәсиров |
30 | «Qoʻllar tepaga» | Ёдгор Нәсиров |
31 | «Bu muhabbat» | Александр Сюткин |
32 | «Shoshma» | |
33 | «Hands in the Air»
(feat. Sean Bay) |
Ёдгор Нәсиров |
34 | «Мой золотой»
(feat. Costi Ioniță) |
Александр Сюткин |
35 | «Chicco» | Санҗар Маткәримов |
36 | «Yor-Yorlar» | Ёдгор Нәсиров |
37 | «Yurak» | Җәвлөн Турдыходҗәев |
38 | «Qaynona» | |
39 | «Мало ли» | |
40 | «Пахтакор» | |
41 | «Sen Menga Kerak» | |
42 | «Shunchaki» | |
43 | «Habibi»
(feat. Dr. Costi & Faydee) |
|
44 | «Super Lady»
(feat. Jasur Gaipov) |
|
45 | «Ayrilamiz» | |
46 | «Chiccita (Chicco 2)» | Җәвлөн Турдыходҗәев, Сәрвар Исаев |
47 | «Rashk»
(feat. Ulug’bek Rahmatullayev) |
|
48 | «Maqtanchoq»
(feat. Bojalar) |
|
49 | «Моё чудо» | |
50 | «Linda»
(feat. TWO) |
|
51 | «Oʻzbegim» | |
52 | «Ming shukur» | Ёдгор Нәсиров |
53 | «Kiyov va kilenchak» | |
54 | «Billionaire»
(feat. Dr. Costi) |
|
55 | «Allo»
(feat. Shohruhxon) |
|
56 | «Yomgʻir» | |
57 | «Men oʻsha» |
Фильмография
үзгәртүЕл | Исем | Роль |
---|---|---|
2004 | Сәрвиноз (Sarvinoz) | Сәрвиноз, Гөлчәһрә-апаның һәм Илһам Аброромовичның кече кызы, Дилшодның кече сеңлесе, Одержанның сөеклесе (Одела), Нәргизәнең дусты, студентка һәм җырчы (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә)) |
2004 | Севинч (Sevinch) | Нәргиз, Севинчның дусты (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә)) |
2006 | Фатыйма һәм Зөхрә (Fotima va Zuhra) | Зөхрә, Абдулла-аканың кече кызы, Санжараның кече сеңлесе, Фатыйманың игезәк апасы, студентка (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә)) |
2007 | Зумрад һәм Киммат (Zumrad va Qimmat) | Зумрад, Иссатайның үги кызы, Киммат, Хурмәт һәм Сандҗараның апасы, Бехзодның сөеклесе, студентка (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә)) |
2010 | Кимчелек (Majruh) | Севара, Йолдызхон һәм Дильмурад Кадыровичның кызы, Фарухның хатыны, ике бала анасы, Тахирбәкнең элеккеге кәләше, юридик бүлек хезмәткәре |
2011 | Вәсвәсә (Nafs) | Хумора, тылсымчы (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә)) |
2012 | О, Мәрьям, Мәрьям (O Maryam, Maryam) | Мәрьям, Алехонның һәм Нилюфарның олы апасы, Эркинның элеккеге (беренче) хатыны, Дильнозның дусты, шәфкать туташы (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә)) |
Бүләкләр
үзгәртү- 2003 ел — «Ел образы» һәм «Елның иң яхшы җырчысы» номинацияләрендә җиңүче;
- 2004 ел — «Ел альбомы» номинациясендә җиңүче[3];
- 2005 ел — «Ел җыры» номинациясендә җиңүче;
- 2006 ел — «Шөһрәт» медале[4];
- 2006 ел — «Кечалари йокимлы» елның иң яхшы хиты;
- 2010 ел — «Big Apple Music Awards» премиясе (Нью-Йоркта), Үзәк Азиядә һәм Кавказда иң яхшы артист буларак;
- 2010 ел — DJ Smash белән берлектә «World Fashion Awards 2010» (2 июнь Мәскәүдә) «Иң яхшы видео» номинациясендә җиңә;
- 2014 ел — «Шунчаки» ел җыры;
- 2019 ел — «Nur-Sultan Music Awards 2019» Халыкара музыка фестивале.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Dj Smash и Шахзода представили летний хит(үле сылтама)
- ↑ «Между небом и землёй» уже на 8-м месте!, archived from the original on 2009-11-01, retrieved 2021-07-15
- ↑ Церемония награждения главной музыкальной премии Узбекистана «Тарона-2004», archived from the original on 2021-07-15, retrieved 2021-07-15
- ↑ Указ Президента Республики Узбекистан
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт
- AllPersons.ru
- Россиядә рәсми вәкил 2021 елның 18 декабрь көнендә архивланган.