Габриэль Бонер (Коко) Шанель (фр. Gabrielle Bonheur "Coco" Chanel; 19 август 1883 ел — 10 гыйнвар 1971 ел) — француз модельеры, «Chanel» мода йортына нигез салучы һәм XX гасырда Аурупа модасына зур йогынты ясаучы. Хатын-кызлар костюмын гадиләштерүгә ярдәм иткән Шанель стиле өчен, традицион ирләр гардеробы элементларын үзләштерү һәм «зиннәтле гадилек» (le simplicité de luxe la) хас. Ул хатын-кызлар модасына билле жакет һәм кыска кара күлмәк; бизәвечләрдән чылбырлы сумка һәм эре бижутерия — беренче чиратта, зур каптырма-камелияләр һәм ясалма энҗе кертә. Аның фирмасы чыгарган «Chanel No. 5» хушбуйлары XX гасыр парфюмериясенең бестселлерына әверелә.

Шанель Коко
Туган телдә исем фр. Coco Chanel
Туган 19 август 1883(1883-08-19)[1][2][3][…]
Сомюр
Үлгән 10 гыйнвар 1971(1971-01-10)[1][2][3][…] (87 яшь)
Риц[d], Париж[4]
Күмү урыны Кладбище Буа-де-Во[d]
Ватандашлыгы  Франция
Һөнәре модельер, текстильный дизайнер, башкарма директор, модистка, гранд-кутюрье, кәчтүмче
Эш бирүче Chanel[d]
Өйдәш Этьен Бальсан[d], Ганс Гюнтер фон Динклаге[d], Артур Кэйпел[d][5] һәм Дмитрий Павлович[d]
Ата-ана

 Шанель Коко Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Габриэль Бонер (Коко) Шанель 1883 елда Сомюр (Франция) шәһәрендә туа. Кызга 11 яшь булганда, әнисе вафат була. Габриэльгә 12 яшь тулганда, дүрт туганы белән калдырып, атасы ташлап чыгып китә; балалар берникадәр вакыт туганнарында, аннары приютта яши.

18 яшендә Габриэль киемнәр кибетенә эшкә урнаша, буш вакытында кабареда җырлый. «Ko Ko Ri Ko» һәм «Qui qu'a vu Coco» җырларын яратып башкара, шуңа күрә «Коко» кушаматын ала. Шушындый чыгышларының берсендә аны офицер Этьен Бальсан күреп кала — кыз аның янына Парижга күчә, әмма тиздән инглиз сәнәгатьчесе, дуслары арасында «Бой» кушаматлы Артур Кэйпелгә китә.

1910 елда Шанель эшләпә кибете ача — ел дәвамында ул Камбон урамындагы 31нче йортка күчә.

Шанель һәм аның ахирәте Мися Серт вафаты алдыннан Дягилевны 1929 елның 19 августында соңгы тапкыр күрүчеләр була. Аны Сан-Микеледа җирләүне дә үзләре оештыра, чөнки Дягилевның да, аның янында булган Лифарның да акчасы булмый

 
Коко Шанель беренче эшләпәсендә, 1912 ел, май
 
Шанель, үзенең эшләпәләр магазинында. Сэм карикатурасы, 1919 ел

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Coco Chanel
  3. 3,0 3,1 Nationalencyklopedin — 1999.
  4. 4,0 4,1 Chanel, the Couturier, Dead in Paris
  5. https://www.letemps.ch/societe/styles/chanel-reinvention-soi
  6. 6,0 6,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.

Әдәбият үзгәртү

Рус телендә
Башҡа телдәрҙә

Сылтамалар үзгәртү