Мәхмүтов Шамил Вәли улыннын истәлеккә интервью алабыз
Мәхмүтов Шамил Вәли улы турында район газетасында басылып чыккан язма
                                                           Туган авыл, изге нигез
                                                           Үзәкне өзә икән.
                                                           Туган якның кадеркәе
                                                           Читтә беленә икән. 
                                                                                                Ш.Мәхмүтов
  Авылдашыбыз, шагыйрь, “Мөлдерәмә тулы күңелем” исемле шигырьләр җыентыгы авторы, режиссёр,тәрҗемәче,артист, оста оештыручы.
Аның иҗаты- күңел маягы, җан авазы.Ялгыз чакта иптәш,юлга чыкканда юлдаш аның шигырьләре.
  Мәхмүтов Шамил Вәли улы 1927 нче елның 27 нче октябрендә Ютазы районы (элеккеге Азнакай районы) Иске Каразирек авылында туа. Шушы авылның җидееллык мәктәбен тәмамлый. Урта белемне күрше Бәйрәкә мәктәбендә ала. Бөек Ватан сугышы һәм аннан  соңгы авыр елларда колхозда төрле эшләр башкара.
1946 нчы елда Башкортстанның Октябрьск шәһәренә китеп эшкә урнаша. Шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша. 
1952-53 нче елларда Башкорт филармония хорында эшли. Читтән торып культура –агарту техникумын тәмамлый.
1956-1960 нче елларда Мәскәүдә режиссёрлар әзерләү курсларында укый.
1961-1973 нче елларда- Октябрьск  халык  театрында режиссёр.
1966 нчы ел - БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. 
1967 нче ел- Шамил Мәхмүтов җитәкләгән театр Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясап, Бөтенсоюз халык театры конкурсы лауреаты  була.
Тәрҗемә иткән әсәрләре: С. Голованивский “Дальнее эхо”
                                             Р.Константинов “Неравный брак”
                                             Бараки “Дарья”
                                             Есенин шигырьләре
   2005 нче ел- “Мөлдерәмә тулы күңелем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
    Иҗади элемтәдә торган  вакытлы матбугат басмалары: Кызыл таң (Уфа шәһәре), “Туган як”(Октябрьск), “Ютазы таңы”(Ютазы районы).
  Каразирек мәктәбендә авылыбыздан чыгып танылу алган күренекле кешеләребез  Шамил Мәхмүтов һәм Такыя Шәрипова иҗатына багышланган Иҗат йорты булдырылды. Кызыклы мәгълүматларны аннан табарга мөмкин.