Шалкантатар халык уены.

Шалкан
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар. Бер физик яктан көчлерәк бала уртада кала. Ул «шалкан» була. Калганнары түгәрәк буенча хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларның эчтәлеге түгәрәк уртасында хәрәкәт белән гәүдәләндерелә.

Бабай шалкан утырта,
Шалкан үсә, зур була.
Зур була, бик зур була,
Бабай йолкырга килә («бабай» килә)
Тарта бабай шалканны,
Ала алмый суырып («шалкан» ның биленнән алып тарта).
Чакыра ул ярдәмгә
Әбине шунда күреп («әби»не чакыра һ. б.).
Әби тота бабайны,
Бабай тота шалканны,
Икәүләп тирләп-пешеп
Менә тарталар инде.
Тарталар, әй, тарталар,
Ала алмыйлар суырып,
Чакыра әби ярдәмгә
Малаен шунда күреп.
Малай тота әбине,
Әби тота шалканны,
Менә тарталар инде.
Тарталар, әй, тарталар,
Ала алмыйлар суырып.
Чакыра малай маэмайны,
Ярдәмгә шунда күреп.
Маэмай тота малайны,
Малай тота әбине,
Әби тота бабайны,
Бабай тота шалканны.
Тарталар, әй, тарталар,
Ала алмыйлар суырып.
Чакыра маэмай мәчене
Ярдәмгә шунда күреп.
Мәче тота маэмайны.
Маэмай тота малайны.
Малай тота әбине,
Әби тота бабайны.
Бабай тота шалканны,
Менә тарталар инде.
Ала алмагач суырып,
Чакыра мәче тычканны.
Тычкан мәчене тотып,
Мәче маэмайны тотып,
Маэмай малайны тотып,
Малай әбине тотып,
Әби бабайны тотып,
Бабай шалканны тотып,
Тарттылар, әй, тарттылар,
Чыгардылар йолкып.

Шалканны йолкып чыгаргач, егылып киткән кебек кыланалар. Уен шуның белән тәмам була.

Чыганаклар үзгәртү