Чумыш аты (кузнецк аты) — Көнбатыш Себер җирле атлар токымы. Новосибирск, Кемерово, Томск өлкәләрендә һәм Алтай крае Чумыш елгасы үзәнлегендә үрчетәләр. Җилкә биеклеге 154–156, гәүдә кыек озынлыгы 164, күкрәк колачы 186–190, уч колачы 21–22 см. XX гасырның 60–70 нче елларында юртаклар белән кушылдырдылар, 80 нче елларда исә саф токымлы үрчетү башланды. Авыл хуҗалыгында кулланыла.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.