Чуашстанда Һинд дине

Чувашиядә Һинд дине турында сүз алып барганда чуаш халкының мәҗүси дине белән тарихи параллельләр үткәреп буладыр. Мәҗүсилек топонимикада да чагылган, мисал өчен, Алатыр шәһәренең атамасы Алатырь ташына табыну догасында искә алына, моны Һинд динендә кайвакыт таш формасын алган лингамга табыну белән чагыштырырга була. Һинд дине төшенчәләрен кулланып тасвирлаганда Лингам-сыман формаларга табыну Татарстан чуашларында һәм башка халыкларында да бар.
Гаудия-вайшнавизм традициясендә исә, бер яктан Бхактиведанта Свами Прабхупаданың комментарларында агачларга табынмыйча, күбрәк турыдан Кришна һәм башка Илаһларга табынырга өйрәтелеп, икенче яктан Туласи (изге рәйхан) агачына табыну бар. Бу чуваш халкының мәҗүси динендә Керемет агачына табыну белән охшаш.
Гомумән, чуаш мәҗүсилеге төшенчәләренең фин-угор, иран, семит һ.б. тел сүзләре булуы чуашларның дин өлкәсендә башка халыклар белән контактта торуының шәһадәте дип карарга буладыр. Чуаш мәҗүсилегендә борынгы Идел буе Болгары чорында да киң таралган Кояш Ходаена табынуның әһәмиятле роль алып торуы, мөгаен, Һинд дине белән уртак хасият булып торадыр.
Чувашиядә Прабхупада Йорты төзелеше алып барыла һәм гаудия-вайшнавизм өндәүчеләре эшчәнлек алып бара.

Искәрмәләр

үзгәртү