Чокыр-туп
Чокыр-туп — татар халык уены.
Чокыр-туп | |
---|---|
күп | |
урам, болын | |
Уйнау тәртибе
үзгәртүI вариант
үзгәртүБу уен урамда яки болында уйнала. Балалар бер сызык буенча җиргә уенчылар санынча туп сыярлык чокыр казыйлар. Һәркемнең үзенә аталган чокыры була. Уен башланганда, балаларның берсе чокырлар буенча туп тәгәрәтеп җибәрә. Ул кемнең чокырына төшсә, шул кеше тупны алып башка уенчыларга ыргытып тидерергә тырыша. Ә уенчылар исә тупның кем чокырына төшкәне билгеле булгач та, төрлесе-төрле якка йөгереп качалар. Кемгә туп тигән, ул уеннан чыга һәм калган балалар тагын чокырлары янына җыелып тупны тәгәрәтәләр. Уен шул рәвешчә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Кем иң соңга кадәр тупны тидерми, ул җиңүче була.
II вариант
үзгәртүҖиргә уенчылар саныннан бергә ким итеп рәттән чокырчыклар ясала. Уенчыларның һәрберсе үзенә бер чокыр билгели. Чокырсыз калган кеше тупны шул чокырлар буйлап, тәгәрәтеп җибәрә. Туп кемнең чокырында туктап кала, шул кеше тупны тиз генә алып «Стоп!» дип кычкыра. Бу вакытта туп тәгәрәтүче һәм барлык уенчылар чокыр яныннан еракка-рак йөгерергә тырышалар. «Стоп!» сүзен ишетүгә, алар урыннарында катып кала. Туплы кеше чокыр яныннан торып ип-тәшләренең берсенә тупны тидерергә тырыша. Туп тигән кеше үз оясын чокыры булмаган уенчыга бирә. Үзе исә туп тәгәрәтүче булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.