Чиналы
Чиналы — татар халык уены.
Чиналы | |
---|---|
күп | |
урам | |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар иң беренче һәрберсенә 60—70 сантиметр озынлыктагы бер башы тотар өчен җайлап юнылган таяк әзерлиләр. Билгеле бер урынга казык кагып, казык өстенә «чина» утыртыла. Чина баганасыннан бер якка адымлап, адым саен сызык сызып, 5 урында таяк ыргыту сызыкларын билгелиләр. Санамыш ярдәмендә көтүче сайлап куялар. Аннан барлык балалар «чина» баганасы янына тезелеп, таякларны аяк башына утыртып команда белән чәйкәлдереп ераклыкка ыргыталар. Кемнең таягы иң ерак китсә, шул чинага беренче ыргытучы була, кемнең аннан якын — ул икенче һ. б. Моны алар таяклары янына барып баскач билгелиләр. Аннан соң таякларын алып казыкның ыргыту сызыклары билгеләнгән ягына чыгалар. Ыргыту чират белән иң ераккы сызыктан (сержантский) башлана. Ыргыткан кеше чина баганасына таягын тидереп чинаны очырып җибәрә. Ә көтүче чинаны барып алып йөрегәнче, таягын алып ыргыту ягына чыгып өлгерергә тиеш. Шулай итә алса, ул сержант була.
Ыргытучы чина агачы турылыгын көтүчедән соң үтсә, ул көтүче була. Әгәр таягын ала алмаса, ул шунда ята бирә. Башкалар уенны дәвам итә. Алар ыргытканда гына ераккарак очса, башкалар белән берлектә ул да таягын «коткара» ала. Әгәр таякларның барысы да ыргытылып, берсе дә ала алмаса, көтүче чина казыгы турысыннан өч адым сикереп атлый да таякларның берсенә чинаны ыргыта. Кемнекенә тисә, шул көтүче була.
Әгәр икенче сызыктан ыргытып шулай уңышка ирешсә — әфисәр, өченче сызыктан — капитан, дүртенче сызыктан — генерал, бишенче сызыктан маршал була. Маршал инде сызыктан ыргытып маташмый, чина казыгы янына килеп, чинаны таягы белән сугып кына очыра. Маршал чик сызыкларын да иркен чыгып йөри ала.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.