Чертуштагы вәхшәт

Русия гражданнар сугышы вакытында Чертуш авылында урын алган фаҗига

Чертуштагы вәхшәт1919 елның (кайберләр фикерләр буенча 1920 ел) 2 февраль көнендә Чертуш аркылы узучы аклар белән кызылларның бәрелеше. Авылга керүгә җирле халкын дошманнарга булышуда, Совет властена каршы булуда гаепли, таза хуҗалыкларга ут төртә һәм сүндерүчеләр арасыннан берсен үтерә. 3 февральдә тагын 36 кеше үтерелә.

Чертуштагы вәхшәт
Кем үтергән Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре
Урын Чертуш
Нәрсәнең өлеше Русия ватандашлар сугышы
Вакыт мизгеле 3 февраль 1919
Үлүчеләр саны 37

Тасвирланышы үзгәртү

Авылга Бөгелмәдән Чистайга баручы аклар (кайберәүләре сәнәкчеләр дип тә фаразлый) керә. Составында венгр-мадъярлар да булган кызыллар ул группаны кыска гына бәрелештә туздыралар, ә Чертуш халкын дошманнарга булышуда, Совет властена каршы булучылар дип гаеплиләр һәм таза хуҗалыкларга ут та төртә башлыйлар. Иң беренче булып Нуретдин Шәрәфетдинов хуҗалыгы дөрләп яна. Ул минем – әтием Хәбибуллин Рәфыйк Госман улының әнисе Нуретдинова Шәфика Хәйретдиннең кызының бабасы, аны төрткәләп урамга алып чыгалар һәм кылычтан гомерен өзәләр. Бу турыда Әсхәт Шәрипов “Энҗе бөртекләре” ”(12 нче бит) китабында болай ди:”Әнием,Мәсания Нуретдин кызы ,1916 нчы елда,Чертуш авылында,урта хәлле крестьян гаиләсендә ,алтынчы бала булып дөньяга килә.Аның Хәйретдин ,Кыям ,Гариф исемле абыйлары һәм Миңнеруй,Гыйльмеруй исемле апалары да була.Әни дә яшьли әтисез кала. 1919 елның февралендә Бөгелмә ягыннан Совет каршы отряд килгән. Күрәсең,Чертуштан да шул отрядка кушылучылар булгандырАлар Чертушны үтеп киткәч,Каргалы авылы ягыннан кызыл гаскәрләр ,атлылар килеп чыга.Аз гына бәрелешкәннән соң ,ыгы-зыгы башланып ,бөгелмәлеләр һәм башкалар да Урыс Чабаксары ягына качалар.Кызыл гаскәрләр-яхшы коралланган ,алар составында венгрлар(мадьярлар) күбрәк булган диләр. Авылга килеп керүгә,бер баерак утка кертәләр.Янгын башланып,хуҗасы чыккач,башына кылыч белән сугып китәләр.Ул үтерелгән кеше –әниемнең әтисе,минем Нуретдин бабам була. Ләкин,ни сәбәптәндер, икенче көнне кызыллар кабат авылга керәләр, һәм өйләрдән бабайларны, ир-атларны этеп –төртеп урамга чыгалар да, түбән очка, Чаллы елгасының текә ярына алып китеп, 36 кешене аталар. Хәтта өч тәүлек “совет дошманнарын” күмәргә дә рөхсәт итмиләр. Өч көннән соң гына халык аларны бергә, киемнәре белән, Туганнар каберлегенә җирли».

Үтерелгәннәр турында мәгълүмат үзгәртү

Өйрәнгәннәрдән чыгып, Туганнар каберлегенә җирләгән 3 кешенең тулы исем фамилиясе табылды. Алар: Шәрәфетдинов Нуретдин, Хәлиуллин Хәлиулла, Ибраһимов Гайнан.

Вакыйга урынында һәлак булучы Ибраһимов Гайнан турында истәлек аның оныгы Чертуш авылында туып-үскән Сәхапова Фидания (Вәлиуллина) аша табылды. Хәзергесе вакытта ул Шахмай авылында яши. Аның әнисе Миңнеруй әбидән гаиләләренә мирас итеп тапшырылган моңсу хатирә. Ибраһимов Гайнан – Миңнеруйның атасы. Бу вакытта Миңнеруйга 14 яшь була. Ул бу хәтирәне гомер буена онымыйча саклап килә. Венгр-мадьярлар аларның йортына килеп кергәндә, Гайнан карт өй алдында эшләп йөри торган була. Яңа киез итеген кияргә сорый, тик бу киез итеген отрядтагы кеше алып кия, ә үз тишек киез итеген аңа бәрә, Гайнан карт кими, яланаяк атлап китә. Өйдә әниләре балалары белән торып кала. Тик Миңнеруй түзми, вакыйга урынына йөгереп төшә. Андагы хәлләрне күргәч, чәчләре үрә тора.Тирә-юньдә кан, үлеләр, кайсы ыңгыраша, кайсы су сорый, якыннарын чакыра. Ул әтисен үлеләр арасыннан эзләп таба, үле икәнен белгәч, куркуыннан өенә йөгереп кайта. Менә бу истәлек минем өчен зур табыш булды. Андагы булган хәлләр бер тоташ картина булып күз алдыма килеп басты.

Түбән оч мәчете мулласы – Максумның да гомере шунда өзелә.Аның турында истәлек оныгы Вафин Раит Борһан улыннан алынды. Аның белән очрашуда ул бу турыда сөйләде:бу вакытта Борһанга 5 яшь була. Ыгы-зыгы башлангач, Максум мулла хатыны белән кызына алтыннарын яшерергә куша (хәзергесе вакытта да табылмаган), үзен алып киткәч, улы Борһан әнисе кушуы буенча тауга төшеп, әтисен табып, истәлеккә аның тунының кисәген кисеп кайта.

Һәлак булучылар арасында хәзергесе вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәүче Хәлиуллина Халидәнең (әтисе Хәлиуллин Нурмөхәммәт) бабасы Хәлиуллин Хәлиулла турында мәгълүмат табылды. Ул башта мылтыклылардан куркып, идән астына төшеп кача. Киткәннәрдер дип, кире чыга, бик алама, ярлы киенгән отряд кешеләрен күреп, шинелен дә чыгарып бирә, тик аны да төркемгә алып китеп, тау башында аталар.

Ногман бабай язмышы да аянычлы. Аның оныгы Мәҗитов Леонардка быел 85 яшь тулды.Ул әбисе Мәрзыя (Ногман бабай хатыны) истәлеген миңа тапшырды. Отрядчылар өйгә бәреп кергәч, ул аларга үзенең чирле икәнен (аягында төзәлми торган яра була) күрсәтә, акча да бирә (кечкенә генә кибете дә була), чәй дә эчерә. Аларны озаткач, күршеләренә бу вакыйга турында сөйләргә керә, кире чыкканда, мылтыклылар аны ияртеп алып китә һәм атып үтерәләр. Аның 3 баласы кала. Улы Сәүбән Бөек Ватан сугышында разведчик булып хезмәт итә, дошманнар лагерена эләгә, шунда һәлак була.

Шәрип бабай турында истәлек аның оныгының оныгы Түбән Камада яшәүче Фәйрүзә Хәсәновадан алынды. Аның әбисе Сәгьдиянең ире Мансур, аның әтисе Шәрип. Ул авылдашлар җыенга баралар ахрысы дип кушыла. Аның да гомере шулай өзелә.

Ситдыйков Ситдыйк язмышы истәлеген аның оныгының оныгы Ситдыйков Рамил Габдулла улы аша алдым. Ситдыйк күннән әйберләр белән сату иткән. Нәкь шул көнне эшен бетереп кайтканда, ул фетнәчеләргә очрый һәм шунда атып үтерелә. Төнлә килене атып үтерелгән мәетләр арасыннан кайнатасының түш кесәсеннән клиентларның адреслар язылган кәгазен алып кала, чөнки тормышны дәвам итәргә кирәк була.

Мирсәй бабай (Газизова Ләтифә апа, аңа 85яшь, истәлеге буенча алынды) «кемнәр исән калды,торыгыз, кайтарабыз» дигән сүзгә алданып, торып баса һәм атып үтерелә. Сүз уңаеннан, Газизова Ләтифәнең әнисе Сафифәгә бу вакытта 18 яшь була. Ул бу отряд кешеләрен күрүен, алама киемннән,колакчын бүректән, киенгәннәрен һәм алар арасында татар кешесен булуын сөйләп калдыра. Татар кешесе бу бабайларны атарга алып барганда, «тәкьбир әйтә барыгыз, сезне атарга алып баралар» дип әйтә.

Туганнары истәлеге буенча, авылыбызының иң көчле көрәшчесе Әхмәтҗанов Мөддәрис тә шунда атыла. Аның туганы Фәтхетдинова Гөлфия апа. Аның сөйләве буенча, бу көрәшче бик көчле кеше була. Әле ул мылтыклыларга: «Сез мине ата алмыйсыз» дип әйтә, аны да атып үтерәләр.

Шулай ук шәһит китүчеләр арасында исемнәре дә билгесез, туганнары истәлеге буенча Тубылгытаудан Хәбибуллин Инсаф абыйның җиңгиләрнең ике бертуганы, авылыбызның хәлле кешесе Давлетшин Фатих байның (Хәлиуллина Тәскирә апаның әнисе ягыннан бабасы) ике бертуганы, шулай ук бертуган Габидулла, Нәбибулла (Газизова Ләтифә истәлеге буенча) Нәбиулла бабай (Сафина Нәфисә апа истәлеге буенча). Кызы ел саен кайтып каберлектә атасына дога кылып киткән.

Әлеге каберлеккә стелла ясап куючы изге күңелле Кәлимуллин Рафаэль Габдулла улы, әбисенең (Кәлимуллина Зәйтүнә) өч туганы да ята биредә. Хәсәнша (атасы), Хәсән (бабасы), Дәүләтша (әтисенең абыйсы).

Шулай ук исемнәре һәм туганнары хәтере буенча 21 кеше табылды. Димәк, бүгенге көнгә 24 кешенең шәхесе ачыкланган, ә 13 кеше һаман да билгесез булып кала. Фетнәчеләр өйләренә кереп, йорт хуҗаларын алып китмәгән гаиләләрнең дә берничәсе ачыкланды. Мәсәлән, Хәлиуллина Гөлфия (кайнанасы Хәлиуллина Нурия) аның ире Заһидуллаларга керәләр, ул хәрби хезмәттән кайткан гына була. Хәрби билетын карагач, тимиләр, чыгып китәләр. Ә авылыбызның иң олы кешесе – Манигина Хафизә (94 яшь) истәлеге буенча, аның әтисе белән әнисе чирле ята торган булалар, аларга да тимиләр, тик абзарларына ут төртеп калдыралар. Сафиннар гаиләсенә дә кермиләр, чөнки бу вакытта судан бер хатын-кыз кайта торган була. Ул да «Кермәгез, анда бар да тиф белән авырыйлар» дигәч, кире борылалар. Бу истәлекне Ибраһимова Рузалия Габбас кызы сөйләде (70 яшь), аның кайнанасының әнисе Камәрия әби истәлеге буенча.

Шулай ук атарга алып баргач, исән калган кешеләр бар, андыйлар 6 кеше: Алар арасында, минем әниемнең – Хәбибуллина Факия Әмерулла кызының (Гыйльманова) бабасы Гыйльманов Гыйльман исән кала, ул төнлә шуып кайта, колак артында ярасы да була, озак тормый үлә. Хәйретдин исемле яшүсмер дә исән кала, бу мәхшәрдә бик куркына, гомерлеккә йөрәк өянәге чире алып кала. Фәтхетдинова Җамалия исемле авыл кызына өйләнә, 1933елда Питерга китәләр, озак тормый, шунда үлеп кала. Әхмәтова Мәүлия Нуретдин кызы истәлеге буенча алынды, хәзергесе вакыта Мәскәү шәһәрендә яши. Хәлим исемле яшүсмер дә бу вакыйга урынында исән кала. Төнлә качып кайта. Аның турында истәлек 86 яшендәге Хәлиуллина Тәскирәдән алынды. Чөнки бу егет аның әтисе Гайнанов Гусман Гайнан улының апасы Мәсрүрәнең беренче ире улы, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Садредин бабай да исән кала. Бөкре Зәйтүнәнең абыйсы буларак хәтерли авылдашыбыз абыстай Сафина Нәфисә әби. Аңа хәзер 90 яшь ,Түбән Камада яши. Шулай ук Шакир бабай (фамилиясе билгеле түгел) исән кала.

Шахмай авылында яшәүче Кәлимуллин Фәнилнең апасы Фәрдәния (Чаллы шәһәрендә яши) истәлеге буенча аларның әнисе Миннегөлнең әнисе Мәрьям, аның әнисе Зарифа әбинең туганы (исемен искә төшерә алмадылар) вакыйга урынында, үлеләр арасына шуып кереп исән кала. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Чайковский шәһәрендә яши.

Авылның бае Усманов Ризван да бу вакыйга урыннан төнлә качып кайта. Ризван бай авылда иң хәлле кешеләрнең берсе булган. Бу турыда авылыбызның ельязмачысы Хәйруллин Нәкыйп абый “Яңа Чишмә хәбәрләре газетасында 2005 нче елның июнь санындагы”Ризван бай” мәкаләсендә болай ди: “Бик тырыш кеше, заманына күрә укымышлы гына булган, солдат хезмәтендә Петроградта белем эстәгән.Иген игеп, мал-туар асрап хәлләнеп киткән. Чабаксар авылы урысларыннан кызыл кирпеч суктырып, осталардан үзенә торак өй, янкорма, зур гына кибет, капка арасы гына ашлык, ит склады төзеткән. Авылда кирпечтән бердәнбер урында ярыйсы гына күркәм биналар булган болар.

Көзге якта башкорт якларыннан терлек сатып алып, куып кайтарткан, берәр ай уҗымда сугымга хәзерләгәч, боз тотканнан соң Казанга сатуга ташыткан. 100 дисәтинәләп җире булган. Яртысына арыш, калган өлешенә бодай, солы, тары чәчкән, бераз пар җире калдырган. Кышын пар җиренә тирес ташыткан. Дүрт улы, бер кызы – барысы да аерым-аерым агач өйләрдә Ризван бай биләмәсендә яшәгәннәр. Бер малае тегермәнче, икенчесе игенчелек-терлекчелек буенча эш алып барган. Бер улы – Шәрип кызыл командир булып киткән. Ә кияве Сәлимулла Ризванның беренче ярдәмчесе булган, ахыры. Немец ургыч машинасы, чәчкеч, сугу җайланмасы кайтартканнар, игеннәрне пар ат җигеп урдырганнар. Булган техниканы карап, төзәтеп тору киявенә йөкләнгән. Тегермәнне дә ул ремонтлашкан, хәзергечә әйтсәк, механик булган Сәлимулла кияве. Сүз уңаенда шунысын да искәртик, Сәлимулла беренчеләрдән булып колхозга кергән, авылга беренче трактор алып кайтуны аңарга тапшырганнар. Алдынгы механизатор буларак колхозчыларның республика съездында катнашып, Бөтенсоюз старостасы Калинин бабай белән кара-каршы биегән, дип сөйлиләр иде. Ватан сугышында танклар бәрелешендә, танк эчендә батырларча һәлак булды, дигән хәбәр килгән авылга.

Ризван байның кызыл командир улы кайтып, әтисенең рөхсәте белән беркадәр алтын-көмешен Кызыл Армия фондына дип алып киткәне мәгълүм. Бу турыда Ризванның хезмәтчесе – Хәким бабайның сөйләгәне булды. Соңрак Шәрип Урта Азиягә җибәрелеп, илләрен азат итү өчен сугышучы басмачылар белән бәрелештә һәлак булган.”

Хәтер үзгәртү

Җәүдәт Гыйльметдинов һәм Рафаэль Кәлимуллин шәһит киткәннәргә һәйкәл төзеде, 37 чыршы утыртты. Авылда бу вакыйгаларны искә алып Хәтер көне чараларын үткәрәләр, сәхнәләштерелгән күренешләр әзерләнә, җыелып дога/намаз кылына[1][2] җирле материаллар чыга[3]

  Дөрес, авыл кешеләренә кылынган канлы вәхшәтне күбесенчә әлеге дә баягы «явыз-мадьярлар»га аударырга тырышу да бар. Анысы да булгандыр, чит ил кавеме безнең даирәне юньләп төшенеп тә бетмәгәндер. Отряд составында кеше байлыгына кызыгып йөрүчеләр дә булгандыр. Әмма командирлар үзебезнекеләр булган бит! Ник шундый ерткычлыкка юл куйганнар икән?[4]
Илдус Диндаров
 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Илдус Диндаров, Мидхәт Газыймов. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 8 февраль ? ел
  2. ТНВ каналында сюжет күрсәтелде
  3. «Ул елларны хәтер онытмас..» брошюрасына Лилия Фәттахова язган «Кайтаваз булып кайту..» очерк
  4. Диндаров И.Г. Чорлар чатында. – Казан: «Сүз» китап нәшрияты, 2019, 366 бит.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Абрамов. Л.А. «На засечной черте» – Казан: «По городам и весям», 2007, 225 б.
  2. Рәмзия Мусина. Тарих битләрен ачканда. “Яңа Чишмә хәбәрләре”, 2007 нче ел, июнь саны