Черта татар халык уены.

Черта
Уенчылар саны
3-4
Уйнау урыны
өй яннары
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен күбрәк өй яннарында чирәмсез, такыр җирләрдә кыз балалар тарафыннан уйнала. Уенда 3—4 бала катнаша ала.

Җиргә 1,5x2 м размердагы дүртпочмак сызыла һәм ул тигез алты өлешкә квадратлап бүленә. Нәтиҗәдә тәрәзәгә охшаган сызык килеп чыга.

Уен 6 фигурадан гыйбарәт. Уен кечкенәрәк кенә, яссы чынаяк яки пыяла кисәген шушы квадратлар буйлап төрлечә йөртеп чыгару рәвешендә уйнала.

Беренче фигура. Һәр квадратка чынаяк кисәген ыргытып (сызыкка төшермичә) сызыкларга басмыйча барып алу.

Икенче фигура «чүпләм» дип атала. Пыяланы уч төбенә салып, сызыкка басмыйча сыңар аяклап барлык квадратлар буенча сикереп чыгу.

Өченче фигура «баш» дип атала. Пыяланы баш өстенә куеп квадратларны йөреп чыгу.

Дүртенче фигура пыяланы кул аркасына куеп квадратларны йөреп чыгу.

Бишенче фигура пыяланы бер аякның йөзлек өстенә куеп, сыңар аяк белән квадратларны сикереп йөреп чыгу.

Алтынчы фигура «имтихан» дип атала. Пыяланы тотып, күзне йомган көенчә, сызыкка басмыйча йөреп чыгу.

Бу фигуралар балалар тарафыннан чират буенча ясалалар, әгәр берәрсе ялгышып сызыкка басса, икенчесе уйный башлый. Ялгышкан кеше үз чиратын көтеп ала һәм ялгышкан фигурасыннан уенны дәвам итә. Кем барлык фигураларны иң беренче ясап чыга, шул җиңүче була. Ул алдагы уенны икенче фигурадан башлау хокукын ала.

Чыганаклар үзгәртү