Чернояров пассажы
Чернояров пассажы — Казан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 1901 елда төзелгән. Россия империясе дәверендә Казан Мәскәү белән Петербургтан кала бердәнбер ике пассажлы шәһәр булып торган.
бина | |
Чернояров пассажы
| |
Урын | Казан, Кирмән урамы |
Нигезләү датасы | 1901 ел |
Мәшһүр яшәүчеләр | Фәтхи Бурнаш (1923-1940), Фатих Кәрим (1931-1941) |
Халәт | Калып:Культурное наследие РФ 4 |
[[:commons:Category: Chernoyarovsky Passage, Kazan Викиҗыентыкта|Чернояров пассажы]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүБина 1901 елда сәүдәгәр А. П. Чернояровның[1] табышлы йорты буларак төзелгән. Ул ХІХ гасырның азагы — ХХ гасыр башы эклектик формаларында төзелгән һәм беренче катта сәүдә зонасы булган табышлы йортының үрнәге булып тора.
Икенче һәм өченче катлар үзәк баскыч келәткәле коридор планлаштыруга ия булалар; бинаның ишегалдында баш бинасы белән түбәсе ябылган кичүләр аша тоташтырылган өстәмә торак корпуслары бар. Ишегалдындагы флигель баш бинасы белән стилистик берлектә ясалган; ул, мөгаен, хуҗалар тораган урыны булып торгандыр.[1]
Сәүдә итү үзәге сыйфатын пассаж Октәбер инкыйлабына гына башкарган, аннан соң 2—3 катларны торак өчен үзгәртеп ясаганнар.
Әлеге вакытта бинада офислар, кибетләр урнашканнар.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүКазанның истәлекле урыннары | ||