Чаусатһи Йогини Гыйбадәтханәсе, Хирапур
Чаусатһи Йогини Мандир (64 Йогини Гыйбадәтханәсе) (Орисса телендә:ଚଉଷଠି ଯୋଗିନୀ ମନ୍ଦିର, ହୀରାପୁର, '''ଚଉଷଠି ଯୋଗିନୀ ମନ୍ଦିର, ହୀରାପୁର''') Хирапур дигән авылда урнашкан,[1] бу Һиндстанда, Орисса штатының башкаласы Бхубанешвардан 20 км да урнашкан.[2] Ышану буенча гыйбадәтханә Брамһа династиясе патшабикәсе Хирадэви тарафыннан 9-ынчы гасырда төзелгән булган.[3] Ул түгәрәк итеп төзелгән, тулаем ул комташ кирпечләреннән ясалган. Түгәрәк стенаның эчендә куышлыклар бар, һәрберсендә Алиһә поты бар. Мондый потлар 56 тирәсе, алар кара граниттан ясалган, куышлыкларда язмалар бар, үзәгендә төп пот булып Кали Алиһәсе тора, ул акылның йөрәк өстеннән символы булган кеше башында тора. Гыйбадәтханәдә үзәк алтарь бар (Чанди Мандапа), аның дүрт ягында калган 8 Алиһә поты. Кайбер тарихчылар ышануынча Чанди Мандапада Маһа Бхайрава поты тора.[3] 64 Йогини Гыйбадәтханәсе тантрик гыйбадәтханә булып тора,[4] аның гипефр архитектурасы тантрик дога буларак бһумандаланы кертә (табигатьнең 5 элементыннан торган тирәлек - ут, су, җир, күк һәм эфир). Биредәге каһиннәр сөйләгән риваять буенча Дурга Алиһәсе шәйтанны җиңәр өчен 64 ярым-Алиһә формасын алган. Сугыштан соң 64 Алиһә (Йогини) Дурганы гыйбадәтханә корылмасында истәлекләрен калдырырга сораган.[2] Йогини потлар гомумән алганда хайванда, шәйтанда яки кеше башында басып торучы хатын-кыз фигурасын чагылдыра, бу Шакти (хатын-кыз көченең) җиңүен сурәтли. Потлар ярсу, моңлану, рәхәт һәм шатлыкка кадәр халәтләрне чагылдыра.[2] Мондый гыйбадәтханәләр шулай ук Ориссаның Балангир районының Ранипур-Җһариалда һәм Һиндстанның башка урыннарында бар. 64 саны Һинд дине риваятьләрендә чагылышын таба, атап ук әйткәндә, вакыт өчен Кала, сәнгать белән шөгыльләнү өчен Кала. Гыйбадәтханә комплексын Һиндстан Археологик Өйрәнүе тәэмин итә.
Гыйбадәтханә | |
Чаусатһи Йогини Гыйбадәтханәсе
ଚଉଷଠି ଯୋଗିନୀ ମନ୍ଦିର, ହୀରାପୁର | |
Төбәк / район | Һиндстан, Орисса, Кһордһа районы, Хирапур |
Дин | Кали Алиһәсенә табыну |
Төзелеш еллары | ???—8-енче гасыр |
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүГалерея
үзгәртү-
Йогини потлары
-
Түгәрәктә Йогинилар
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Калып:Commons category inline
- Detail Study
- The Chausathi Yoginis of Hirapur:from Tantra to Tourism by Dr. Adyasha Das
- ↑ (1986) «Orissa Review, Government Gazette». Orissa Review 43.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Chausathi Yogini Temple – A Place of Wondrous Occult - Sand Pebbles Tour N Travels (en-US) (2014-06-15). 2016 елның 20 декабрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-12-20, retrieved 2020-02-14
- ↑ 3,0 3,1 Saravanan, V. Hari (2014). Gods, Heroes and their Story Tellers: Intangible cultural heritage of South India. Notion Press. .
- ↑ Yogini temple of Hirapur, The Hindu (17 Oct 2003).