Чапкын Отучев
Чапкын Отучев (? — 1552) — Казан бәге (кенәз), дәүләт эшлеклесе
Чапкын Отучев | |
---|---|
Үлгән | сентябрь 1552 |
1552 елга кадәр Чапкын озак вакыт Россиядә яшәгән һәм хәтта биш ел дәвамында патша хезмәтендә торган.
1552 елда Казан ханлыгының Мәскәү җитәкчелегенә күчүе турында Рус хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бару өчен Зөя шәһәренә Казан делегациясе составына керә.
Чапкын Отучев рус воеводаларының Казанга керүенә комачаулаучылар арасында булган. Үзенең актив гамәлләре белән, ул рус наместнигы А. Ф. Адашевның шәһәргә керүне булдырмый кала.[1]
Вакытлы Казан хөкүмәте
үзгәртү1552 елның 10 мартында Казан хөкүмәтен җитәкли. Составына Чапкын Отучев кергән хөкүмәт мәсьәләне тыныч хәл итү мөмкинлеген аңлап, үз алдына өч төп бурыч куя[1]:
- тәхеткә яңа хан утыртырга (бу вазыйфага Әстерхан ханзадәсе Ядегәр-Мөхәммәт чакырыла);
- Тау ягын үз контроленә кайтарырга;
- русларга каршы көч кую һәм сугышка әзерләнү.
Казанны яулап алу
үзгәртүМай аенда Казан тирәсендә сугыш башланды. Шәһәрдә дә шулай ук оборонага әзерлек алып барылды. Әкренләп шәһәр рус гаскәрләре камалышына алына һәм шәһәрне саклаучылар авыр хәлдә кала.
Камалыш хәлендә шәһәр августка кадәр торып, 1552 елның 21 августында, тарихчылар язмалары буенча, казанлылар саныннан сигез кеше руслар ягына күченде. Качкыннар шәһәр оборонасы планнарын ачып, Казанның оборона башлыкларының исемнәрен атадылар: Кол Шәриф мулла, казый (судья) Зәйнәп кенәзе, Чапкын Отучев, Ислам кенәзе, Кебәбәк Төмән кенәзе, Аликей Нарыков, Дәрвиш кенәз.
Казанның хәлиткеч штурмы вакытында Чапкын Отучев шәһәр диварларында сугыша һәм батырларча һәлак була. Аның җирләү урыны турында мәгълүматлар юк.[1]
Моны да карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0