Чагос архипелагы
Чагос архипелагы (ингл. Chagos Archipelago) — Һинд океанының үзәк өлешендә, Африкадан Индонезиягә юлының уртасында урнашкан утраулар төркеме. Алтмыштан артык утраудан гыйбарәт. Һинд океанындагы британ территорияләре составына керә (Бөекбритания биләмәсе), әмма Бөекбритатния суверенитетына Маврикий дәгъва белдерә.
Чагос ингл. Chagos Archipelago | |
Акватория | Һинд океаны |
Утраулар саны | 64 |
Иң эре утрау | Диего-Гарсия |
Гомуми мәйдан | 56,13 км² |
Ил | Һинд океанындагы британ территориясе |
Чагос Викиҗыентыкта |
Тропик диңгез климаты. Уртача еллык явымнар саны — якынча 2600 мм. Уртача айлык температура 26,2°Cтан 28,3 °Cка кадәр үзгәреп тора.
Даими яшәүче халык юк, фәкать британ һәм американ хәрбиләре генә яши.
XVI гасыр башында Васко да Гама тарафыннан кәшеф ителгән.
-
Саломан атоллы
-
Диего-Гарсия утравында