Чабыр (лат. Thymus) - иренчәчәклеләр семьялыгыннан ярымкуакчыклар яки куакчыклар ыругы.

Чабыр үләне
Халыкара фәнни исем Thymus L., 1753[1][2]
Әйтелеш
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон мәче бөтнегечәләр[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 66[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]
Нәрсәнең чыганагы пищевые растения[d][3]

 Чабыр үләне Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

Евразия һәм Төньяк Американың уртача поясларында 150 (кайбер мәгълүматлар буенча, 400) төре билгеле. Татарстан территориясендә 6 төре бар. Шуышма чабыр үләне (Т. serpyllum), барлык районнарда очрый, башкорт чабыр үләне (Т. bashkiriensis), Маршалл чабыр үләне (T. marschallianus), Талиев чабыр үләне (T. Talijevii) һәм башкалар — Кама аръягында. Далаланган болыннарда һәм сөзәклекләрдә үсәләр.

 
Thymus serpyllum - Шуышма чабыр үләне

Казакъстанда 27 төре үсә. Дала, тигезлекләрдә, вак ташлы тау итәкләрендә очрый. Алар арасында гади чабыр үләне (лат. Thymus vulgarіs), Маршалл чабыры (лат. Thymus marschallіanus), Кызгылт чабыр ( лат. Thymus roseus).

Ботаник тасвирлама

үзгәртү
 
Thymus vulgarіs - Гади чабыр

2–25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Сабагы агачланучан. Яфраклары эллипссыман, вак, күбесе сабакчалы. Чәчәкләре алсу шәмәхә, башча чәчәк төркемендә. Җимешләре вак, кара шар формасында, 4 чикләвекчектән тора. Май ахырыннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Июнь – сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан һәм вегетатив юл (шуышма ботаклардан) белән үрчи. [4].

Кулланылыш

үзгәртү

Әлеге борынгы дару үләне хәтта Борынгы Грециядә дә кулланылган. Эфир майлы үсемлекләр. Эфир мае парфюмериядә, косметикада, консервлауда һәм кондитерлык эшләнмәләрендә, ә кайвакыт ризыкка тәм бирү өчен дә кулланыла.

Халык медицинасында үләне төнәтмәсе салкын тигәндә, теш авырулары, ашказаны җәрәхәте, ревматизм, бавыр һәм йөрәк авырулары вакытында кулланыла. Эфир маеның төп компонентын авыртуны басу һәм дезинфикцияләү үзлегенә ия тимол тәшкил итә. Ул медицинада, парфюмериядә һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланыла.[5]Чабыр үләненең сыек экстракты «Пертуссин» препараты составына керә.

Яфраклары аш-су әзерләүдә, консерв һәм ликер-аракы сәнәгатендә тәмләткеч буларак файдаланыла.

Баллы үсемлекләр. Уңай һава торышы булган елларда ул көчле дип саналган умартачылык үсемлекләре белән ярыша ала, бигрәк тә тигезлекләрдә, кырларда һәм тауларда. Декоратив үсемлек буларак кулланыла. Орлыклардан үстерелә торган төре, әгәр аны яхшы карасаң, икенче - өченче елларда чәчәк ата . [6]

Чыганаклар

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 https://soppognyttevekster.no/nyttevekst/timian-7/
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/chabyr-lne
  5. "Қазақ Энциклопедиясы"
  6. А. А. Иващенко. Қазақстан өсідіктер әлемі. Алматыкітап баспасы, 2012