Чабата татар халык уены.

Чабата
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
болын
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Малайлар тарафыннан болында уйнала торган уеннарның берсе. Һәрбер уенчы чабата алып килә.

Болын уртасына казык кагыла һәм аңа 1—2 метр озынлыгындагы бау бәйләнә. Уенчылар үзләренең чабатасын шул казык төбенә китереп өяләр. Шуннан соң санамыш ярдәмендә «чабата сакчысы» сайлап куялар. Сакчы бауга тотынып янына чабата өелгән казык янында, калганнары әйләнә буйлап шул өем тирәсендә йөриләр. Бер уенчы сакчыдан: «Пештеме?» дип сорый. Сакчы: «Пеште!» — дигәч, уенчылар өемнән үз чабаталарын алырга тырышалар. Ә сакчы исә бауга тотынып, шул бау радиусыннан чыкмыйча, аяклары белән тибенеп тегеләрне якын китерми. Әгәр ул чабата урларга килүченең берсенә аягы белән тисә, ул кеше чабата сакчысы була. Берсенә дә тия алмыйча, чабаталарын урлап бетерсәләр, сакчы йөгереп кача. Уенчылар аны чабаталары белән ыргыта-ыргыта куалар.

Чыганаклар үзгәртү