Хәсрәтле ана мемориалы


«Хәсрәтле ана» мемориалы (баш. «Ҡайғылы әсә» мемориалы, рус. Мемориал «Скорбящая мать») — Башкортстанның локаль хәрби конфликтларда һәлак булган яугирләренә багышланган мемориал.

Һәйкәл
«Хәсрәтле ана» мемориалы
Урын Уфа
Төзелеш 19982003 еллар
Материал бронза, кара гранит (габбро)

Тарих үзгәртү

Уфа шәһәренең Җиңү паркы каршында, Комаров урамында, 2003 елның октябрендә ачылган. Мемориалның авторы — Николай Александровича Калинушкин (25.01.1948 — 20.05.2004).

Тасвирлама үзгәртү

Һәйкәл — локаль хәрби конфликтларда һәлак булган башкортстанлыларга багышланган мемориалның бер өлеше. Гыйбадәтханә гөмбәзен хәтерләткән истәлекле корылманың эчке өлешендәге аскуймада - баласын югалткан бар әниләрнең кайгысын чагылдырган бронза сын.

Һәйкәл янында кара граниттан (габбро) 60 шакмак такта — 1951 елдан 2003 елга кадәр Башкортстаннан солдатка киткән һәм хәрби конфликтларда һәлак булган 685 егетнең исемнәре язылган. Гөмбәзнең фронтонына тонык алсу төстәге буй-буй пыяла сызыклар урнаштырылган.

Ана басып торган гөмбәзнең ике ягындагы кара мәрмәр диварга рус һәм башкорт телләрендә шигырьләр уеп язылган.

Тәрҗемәсе:

Язмаган безгә бәхетләр:
Без — сөелеп туймаганнар.
Тик аналар һаман көтә,
Өметләрен җуймаганнар.
Сискәнәләр, бездер диеп,
Җилләр какса ишек-капка,
Улым тере, тере, диеп,
Ышанмыйча "кара" хатка.
Хәтерләрдә яшәгәндә
Ябылмаслар кайтыр юллар,
Татлы төшләргә керербез —
Шәһит булып калган уллар.
Талпынып, җаныбыз очар,
Әниләр, сез калган якка.
...Безне үлем ала алмый
Хәтер тере тоткан чакта.

Русча:

А нам с тобой не повезло:
К любимым нам не возвратиться.
Но матери всему назло
В толпе все ищут наши лица.
Все ждут, что мы придем домой,
Привычно постоим у двери.
Что мы убитые с тобой —
Они до смерти не поверят.
Вы верьте, мамы, мы живем,
Совсем вы нас не хороните.
Мы в добрых снах домой придем,
Вы только ждите, ждите, ждите…
Придем, обнимем нежно вас.
И слезы радости прольются.
Пускай не сами в этот час,
Пусть души наши к вам вернутся.

Башкортча:

Яҙмаған беҙгә бәхеттәр:
Беҙ — һөйөлөп туймағандар.
Тик әсәләр һаман көтә,
Өмөттәрен юймағандар.
Һиҫкәнәләр, беҙҙер тиеп,
Елдәр ҡаҡһа ишек-ҡапҡа,
Улым тере, тере, тиеп,
Ышанмайса “ҡара” хатҡа.
Хәтерҙәрҙә йәшәгәндә
Ябылмаҫтар ҡайтыр юлдар,
Татлы төштәргә инербеҙ —
Шәһит булып ҡалған улдар.
Талпынып, йәнебеҙ осор,
Әсәйҙәр, һеҙ ҡалған яҡҡа.
…Беҙҙе үлем ала алмай
Хәтер тере тотҡан саҡта.

Русчадан тәрҗемә:
Гүзәл Ситдыйкова


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү