Хәмит Савкуев

рәссам

Хәмит Савкуев, Хәмит Владимир улы Савкуев (рус. Хамид Владимирович Савкуев, 1964 елның 20 июле, ССРБ, Казакъстан ССР, Тараз) — рәссам-монументалист, график, сынчы, педагог, Кабарда-Балкария республикасының халык рәссамы, РФ сәнгатьләр академиясенең (рус. РАХ) мөхбир-әгъзасы (2008)[1], академигы (2019) [2]

Хәмит Савкуев
Туган телдә исем Хәмит Владимир улы Савкуев
Туган 20 июль 1964(1964-07-20) (59 яшь)
ССРБ, Казакъстан ССР, Тараз
Милләт кабарда
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре Кабарда-Балкариянең халык рәссамы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 20 июлендә Җамбылда (1997 елдан Тараз), Кабарда-Балкариядән күчерелгәннәр(рус.) гаиләсендә туган. 1979 елда гаилә туган иленә, Нальчикка әйләнеп кайта. Сәнгать буенча башлангыч белемне рәссам-монументалист Анатолий Сундуков остаханәсендә алган. Ставрополь педагогика институтының (1996 елдан Ставрополь дәүләт университеты, 2012 елдан Төньяк-Кавказ федераль университеты составында) сәнгать-графика факультетын, И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (А. Мыльников остаханәсе, 1995) тәмамлаган. 1996 елдан бирле үзе тәмамлаган институтта (чиркәү тарихы сынлы сәнгать остаханәсендә) укыта[3][4].

Иҗаты үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Картиналары.

Картиналарында туган кабарда халкының көнкүреше, тереклек итүе чагылыш таба, шуның аша туган халкының рухи куәте, тырышлыгы, холкының ныклыгы сурәтләнә. Әсәрләрендә туган халкының архаик-этник кыйммәтләрен яктырта.

Картиналары композициясенең тирәнтен фәлсәфи чишелеше, гармония кануннарына туры килгән төсләре, кыю ракурслары белән аерылып тора. Бөек Ватан сугышы темасына язылган «Солдатлар» сериясенә кергән картиналары соклану уята[5].

Рәссамның зур күләмле дивар паннолары да бар. Алар Нальчик этнография институтында («Кәләш» картон-эскизы), Кабарда-Балкария хөкүмәте бинасында («Игенчеләрнең чыгуы» панносы) урын алган. Бронзадан иҗат ителгән сыннары аерым игътибарга лаек.

Рәссамның шәхси күргәзмәләре РФ (Мәскәү, Санкт-Петербург) һәм чит ил (АКШ, Испания, Нидерланд) күргәзмә залларында уза.

Картиналары РФ (Рус дәүләт музее), Алмания, Нидерланд, Испания (Каталония президенты сарае), Кытай (Пекинның заманча сынлы сәнгать музее) дәүләт һәм шәхси музей һәм галереяларында саклана. 1999 елда Мәскәүдә Гайсә Коткаручы җәмигын(рус.) бизәү эшләрендә катнаша.

Әдәбият үзгәртү

  1. Зилә Нигъмәтуллина. Корыч холыклылар. «Сөембикә», 2020 ел, май, 64-65нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Выдающийся художник-монументалист Хамид Савкуев принят в члены-корреспонденты Российской Академии художеств! sk-news.ru, 06.03.2008(рус.)
  2. Хамид Савкуев - академик РАХ. Союз Художников Кабардино-Балкарии. Facebook(рус.)
  3. Хамид Владимирович Савкуев. artchive.ru(рус.)
  4. Зинаида Курбатова. Будни Академии художеств. zen.yandex.ru, 24.08.2018(рус.)
  5. Галина Тулузакова. Хамид Савкуев. foto-progulki.ru, 23.12.2012(рус.)