Хәмидулла Ишбулдин

Ишбулдин Хәмидулла Әбдрәхим улы (23 сентябрь 1946 ел) — җырчы, Башкортстан Республикасының халык артисты (1997).

Хәмидулла Ишбулдин
Туган 23 сентябрь 1946(1946-09-23)[1] (77 яшь)
Һөнәре музыкачы

Биографиясе үзгәртү

Хәмидулла Әбдрәхим улы Ишбулдин (Хәмит Ишбулдин) 1946 елның 23 сентябрендә Үзбәк ССР-ның Брич-Мулла авылында туган.

1978 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын «ялгыз җырлау» һөнәре буенча (Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Мортазина Миләүшә Гали кызы классын) тәмамлый.

1977 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасында стажер булып эшли, диплом спектаклендә Заһир Исмәгыйлевның «Салават Юлаев» операсындагы төп партияне башкара һәм опера театрына солист итеп эшкә алына.

19811994 елларда җырчы Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 1994 елда Уфага әйләнеп кайта.

Хәмит Ишбулдин төрле концерт программаларында чыгыш ясый, бай камерный вокал репертуарга ия. Дирижерлар: В. М. Васильев, А. А. Людмили, Ф. Ш. Мансуров белән эшли.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү