Хәләҗ телеХаләҗья халкының теле. төрки телләрдән берсе. Үзәк Иранда (Ком, Мәркәзи останнары), Әфганстанда таралган. Сөйләшүчеләр саны 40 мең кеше тирәсендә (2000 ел). Ике — төньяк һәм көньяк диалектларга бүленә.

Хәләҗ теле
Илләр:

Иран, Әфганстан

Сөйләшүчеләр саны:

53 900 кеше кеше (2019)[1]

Халәт:

куркыныч астында[d][2]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

юк

Тел кодлары
ISO 639-1:

ISO 639-2:

tut

ISO 639-3:

klj

Хәдәҗ телендә борынгы төрки тел элементлары, хосусән, беренчел озын сузыклар сакланган; сүз уртасында һәм ахырында башка төрки телләрдә з, т, й, р килгән урыннарда д куллана (һадақтат. аяк). Лексикада төрки катламны һәм килеп чыгышы анык булмаган сүзләр катламын аералар; азәрбайҗан теленнән, иран телләреннән алынмалар бар.

Сүзлеге

үзгәртү

Халәҗ лексикасының асылы төрки, ләкин күп сүзләр фарсы теленнән алынган. Күрше төрки шивәләре, ягъни Әзәрбайҗан сүзләре дә Хәләҗдә бар.

Саннар

үзгәртү

Мисаллар

үзгәртү

Doerfer & Tezcan 1994 өземтәсе, Doerfer тәрҗемә иткән:[3]

Тәрҗемәсе IPA Латин алфавитында
Бер, Мулла Насреддиннең углы бар. biː ki.niː mol.laː nas.ɾæd.diː.niːn oɣ.lu vaːɾ-aɾ.ti Bî kinî mollâ nasrəddînîn oğlu vâr-arti.
Ул диде, "Әй баба, Мин хатын сорыйм" hay.dɨ ki "æj baː.ba, mæŋ ki.ʃi ʃæj.jo.ɾum" Haüdı ki "Əy bâba, mən kişi şəyyorum."
Ул диде, "Бабаем безнең, бер сыерыбыз бар; ал бу сыерны сат. Табыш белән килегез, без сезгә хатын сатып алырбыз!" hay.dɨ ki "bɒː.ba bi.zym biː sɨ.ɣɨ.ɾɨ.myz vaːɾ, je.tip bo sɨ.ɣɨ.ɾɨ saː.tɨ, naɣd ʃæj.i puˑ.lĩn, jæk biz sæ̃ ki.ʃi al.duq" Haüdı ki "Bâba bizüm bî sığırımüz vâr, yetip bo sığırı sâtı. Nağd şəyi pûlîn, yək biz sə̃ kişi alduq!"

Тагын кара

үзгәртү

Алат кабиләсе

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://www.ethnologue.com/language/klj/24
  2. Красная книга языков ЮНЕСКО
  3. Doerfer, Tezcan, 158–159 битләр.