Хәләф Мирзамөхәммәт улы НизамовТатарстанның хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Хәләф Низамов
Татарстан президентының Аппарат җитәкчесе
Вазыйфада
1991 – 1998
Аңа кадәр яңа вазыйфа
Дәвамчысы Әгъзам Гобәйдуллин
Туган 20 октябрь 1941(1941-10-20)
Актаныш районы, Иске Кадермәт
Үлгән 14 июль 2013(2013-07-14) (71 яшь)
Белем Алабуга педагогика институты

Х.Низамов 1941 елның 20 октябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы, Иске Кадермәт авылында дөньяга килә. Хезмәт эшчәнлеген 1964 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң укытучы буларак башлый, шуннан соң Актаныш районының Яңа Богады урта мәктәбендә директорның укыту эше буенча урынбасары вазыйфасында дәвам итә.

Х.Низамов 1968-1985 елларда, КПССның Татарстан АССР Актаныш район комитеты бүлек мөдиреннән беренче секретарена кадәр юл үтеп, партия эшендә булды. Бу елларда аның оештыру сәләте, шулай ук куелган бурычларны хәл итү өчен кешеләрне туплый белү осталыгы аеруча ачык чагылды.

Хәләф Низамов 1985 елда Татарстан АССР Министрлар Советына оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире вазыйфасына күчерелде, шуннан соң ул Советларның башкарма органнары эше бүлеге мөдире вазыйфасында хезмәт куйды.

Хәләф Мирзамөхәммәт улы 1989 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты оештыру-партия эше бүлеге мөдире булып эшләде. 1990 елда Татарстан ССР Югары Советы Секретариаты нәчәлниге итеп билгеләнде.

Х.Низамов 1991-1998 елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратын җитәкләде. Ул Татарстан Республикасында президент институтын булдыруның чишмә башында торды, Татарстан Республикасы Президенты эшчәнлеген һәм аның федераль органнар, башка органнар, иҗтимагый берләшмәләр, чит илләр оешмалары белән берлектә эшләвен тәэмин итү бурычларын башкарды.

Х.Низамов берничә тапкыр Татарстан АССР Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы халык депутаты итеп сайланды.

Хәләф Низамовның хезмәттәге казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Ул Почет ордены, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнде, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. “Эшлекле сыйфатлары һәм кешелеклелеге, кушылган эшкә гаять зур җаваплылык хисе белән каравы, кешеләргә карата игътибарлы мөгамәләсе Хәләф Мирзамөхәммәт улы Низамовка зур ихтирам-абруй китерде” диелә рәсми кайгынамәдә.

Хәләф Мирзамөхәммәт улы Низамов 2013 елның 14 июлендә 72 нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995) Калып:ТАССР Югары Шурасы депутатлары (1985-1990)