Хәлим Искәндәрев

(Хәлим Искәндәров битеннән юнәлтелде)

Хәлим Искәндәрев (Хәлим Фәттах улы Искәндәрев, 1888, Арслан, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе1958, Казан, РСФСР, СССР) — журналист, педагог. «әл-Ислах», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Тормыш», «Ил» гәҗитләрендә һәм «Сәнәк» журналында басылган. 1918 елда «Ил теле» гәҗите мөхәррире. 1912 елдан укытучы эшендә: Уфада, Труйскидә, Тум педагогика техникумында (1926), Мәскәүдәге татар мәктәбендә (1927-1929), Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1929-1934), Арча педагогика училещесындә (1940-еллар). 1948 елда советка каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, 10 елга хөкем ителә. Акланганнан соң (1956) Татарстан укытучылар хәзрлеген күтәрү институтында эшләгән.

Хәлим Искәндәрев
Туган 1888
Арслан, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1958
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер «Рәсүлия» мәдрәсәсе һәм «Галия» мәдрәсәсе
Эш бирүче Ил теле, Тум татар педагогия укуханәсе, И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты, Арча педагогика көллияте һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе