Хәлил (Казан ханы)

Хәлил хан (خلیل, tat. lat. Xälil(үле сылтама), ; 1467 елда үлә, Казан) — 1465-1467 елларда Казан ханы, Мәхмүт ханның улы һәм варисы. Хатыны Нур-Солтан. Балалары булмаган.

Хәлил
Казанның 3-нче ханы
Вазыйфада
1465–1467
Аңа кадәр Мәхмүт хан
Дәвамчысы Ибраһим
Туган XV гасыр
Үлгән 1467(1467)
Казан
Җефет Нур-Солтан (ханбикә)
Әти Мәхмүт хан
Казан ханлыгы

Хәлил хан әтисенең сәясәтен дәвам иттергән, Казан һәм башка шәһәрләре төзелеше дәвам итә.

Хәлил хан 1467 елда үлгәннән соң, аның энесе Ибраһим хан итеп игълан ителгән. Хәлил хан Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән.

Әдәбиятта үзгәртү

Рус елъязмаларында Хәлил исеме бөтенләй телгә алынмый. Ләкин аның исеме XVIнчы гасыр сәяхәтчесе Сигизмунд Герберштейнның «Записки о Московии» дигән хезмәтендә искә алына. Шулай ук Карл Фукс та үзенең 1817 елгы хезмәтендә, Казан ханнарының борынгы татарча исемлегеннән файдаланып, Хәлил исемен телгә ала. Һади Атласи исә үз хезмәтендә, югарыда язганымча, Мәхмүд ханның чын йөзен ачып бирә: «Мәхмүт хан белән Ибраһим хан арасында Хәлилнең булуында һич шөбһә юктыр», - дип белдерә һәм аның Олуг Мөхәммәд оныгы икәнен, өч ел чамасы ханлык итүе белән дә исбатлый. Шул ук мәгълүматны Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтендә дә очратып була. Олуг галимнең саллы хезмәтендә: «Хәлил Тимер морзаның кызыннан туган углан», дигән юлларны укырга була. Яшь хан нугай морзасының кызына өйләнгән булган икән. Менә кайчан нугай фиркасе — тарафдарлары Казан тарафларына үтеп керә башлыйлар — Хәлил хан тәхеттә утырганда.

Элгәре:
Мәхмүт хан
Казан ханы

1465-1467
Аннары:
Ибраһим

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү