Хәлил (Хәлиулла) Нигмәтулла улы Терегулов (12 март 1890 ел7 декабрь 1937 ел) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе. Башкорт армиясе поручигы, Башкорт хәрби шурасының бүлек мөдире.

Хәлил Терегулов
Туган 12 март 1890(1890-03-12)
Благовар районы
Үлгән 7 декабрь 1937(1937-12-07) (47 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Питербург дәүләт элемтә юллары университеты[d]

Биографиясе үзгәртү

Хәлил (Хәлиулла) Нигмәтулла улы Терегулов 1890 елның 12 мартында[1] (башка мәглүмәттә буенча — 12 августа[2]) Уфа губернасы Бәләбәй өязе Каргалы авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Благовар районы Югары Каргалы авылы) туган. Касыйм татарларыннан чыккан Терегуловлар морза нәселеннән.

1910 елда Казан укытучылар мәктәбен тәмамлый. 1916 елда хәрби хезмәткә алына. Хәрби мәктәп тәмамлап, прапорщик званиесе ала[2].

1918 елда Башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Башкорт хөкүмәтенең Чиләбедә эшли башлавыннан алып автономиянең хәрби көчләрен оештыруда актив катнаша. Башкорт хәрби шурасының әгъзасы була, аның мобилизация бүлеген җитәкли. 1918 елның авгусында Башкорт хәрби шурасы комиссиясе составында Башкорт армиясе солдатларына униформа төзүдә катнаша[2].

1918 елның октябрендә Башкорт хәрби шурасының вәкаләтләре яңа учреждениега — Башкорт хәрби идарәлегенә күчә. Хәрби идарәлекнең мобилизация бүлегенең мөдире итеп подполковник Янишевский билгеләнә, ә Хәлил Терегулов аның урынбасары вазифасын били. Аңа подпоручик званиесе бирелә[2].

1919 елда АСБР-ның Хәрби эшләр буенча комиссариатында хезмәт итә. 1920 елның мартында Дезертирлык белән көрәш буенча Башкортстан үзәк комиссиясе рәисе итеп билгеләнә, әммә авыруы аркасында хәрби хезмәтне ташларга мәҗбүр була. Туган авылына кайта, укытучы булып эшли. 1931 елда Дәүләкәнгә күчә, 2-нче санлы мәктәптә укыта[2].

1937 елның 2 сентябрендә кулга алына. Шул ук елның 7 декабрендә атыла. 1956 елның 30 июнендә аклана[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Терегулов Халилулла Нигматуллович // Дубленных В. В. Белая армия на Урале: Ист. справки частей и соединений. — Екатеринбург: Изд-во Урал. ун-та, 2008. — 385 с. — ISBN 978-5-7525-1868-7.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Ярмуллин А. Ш. У истоков Башкирской республики. Биографии деятелей Башкирского нацио­нального движения (1917—1920 гг.). — Уфа: Китап, 2017. — С. 157–158. — 232 с. — ISBN 978-5-295-06659-7.
  3. Книга памяти Республики Башкортостан

Әдәбият үзгәртү

  • Таймасов Р. С. Участие башкир в Гражданской войне: книга первая. В лагере контрреволюции (1918 — февраль 1919 гг.). — Уфа, 2009. — 200 с. — ISBN 978-5-7477-2159-3.
  • Ярмуллин А. Ш. Башҡорт армияһы тарихынан. — Өфө: Китап, 2012. — 280 с. — ISBN 978-5-295-05503-4.

Сылтамалар үзгәртү

  • Тереғолов Ә. Ғ. Тереғоловтар // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.