Хәйдәр Закиров (Закиров Хайдар Хатыпович, кушаматы Хайдер) — оештырылган җинаятьчел төркем җитәкчесе.

Хәйдәр Закиров
Туган 11 октябрь 1962(1962-10-11)
Вастания, Киров районы, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 26 август 1996(1996-08-26) (33 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Яшәгән урын Гудованцев урамы[d]
Әлма-матер 120 нче мәктәп
Эш бирүче Казан боралак заводы һәм Жилка (ОПГ)[d]

1962 елның 11 октябрендә туган. Әтисе Хатыйп боралак заводында эшләгән, 1970 еллар уртасында ул гаиләсе белән Жилплощадкага күченә. 120-нче мәктәпне бетергәннән соң Хәйдәр үзе дә шул заводка эшкә урнаша. 1980 елларда «Жилка» яшьләр группировкасына кушылып, тиз арада бригада, аннары бөтен группировка җитәкчесе булып китә. 1984 нең гыйнварында Глубоки күле тирәсендә «Грязь» бандасына каршы оештырылган сугышу өчен кулга алынып беренче тапкыр төрмә җәзасына хөкем ителә. 1988 дә янап акча таләп итүдә гаепләнеп, 3 елга хөкем ителә.[1] Төрмәдән чыккачтын, Казан җинаятьчеләр дөньясын үз кулы астында берләштермәкче була, әмма барып чыкмаганнан соң Петербурга күченә. Шунда ул җирле «Тамбовские» һәм «Севастопольские» (Казан-Мәскәү, җитәкчесе Линар Рәҗәпов) ОҖТләре белән сугышка керә.

1996 елның 26 августында Петербургта «Севастопольские» кешеләре тарафыннан үтерелә.

Искәрмәләр үзгәртү