Хуа́н Перегри́но Ансе́льмо (Испан телендә:Juan Peregrino Anselmo); 1902 елның 30 апреле, Монтевидео1975 елның 27 октябреУругвай футболчысы (һөҗүм итүче) һәм тренер. 1930 елның дөнья чемпионы, 1928 елның Олимпия чемпионы, 1935 елның Көньяк Американың чемпионы, «Пеньяроль» составында Уругвайның күп мәртәбә чемпионы, бу клубта ул футболчы карьерасының күп өлешен уздырган.

Хуан Ансельмо
Туган телдә исем исп. Juan Peregrín Anselmo
Туган 30 апрель 1902(1902-04-30)
Монтевидео, Уругвай
Үлгән 27 октябрь 1975(1975-10-27) (73 яшь)
Монтевидео, Уругвай
Ватандашлыгы  Уругвай
Һөнәре футболчы, футбол тренеры
Спорт такымы әгъзасы Пеньяроль (футбол клубы, Монтевидео), Уругвай милли аяк тубы җыелмасы һәм Феникс[d]

 Хуан Ансельмо Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Перегрино Ансельмо карьерасын «Феникс»та 1910-еллар ахырында башлаган. 1923 елда «Пеньяроль»га күчкән, аның белән ул шуннан соң 5 Уругвай чемпионатын откан. 1928 елда Олимпия чемпионы булган һәм шуннан соң ике ел узгач — дөнья чемпионы, ә 1935 елдаКөньяк Америка чемпионы булган. Футболчы карьерасын тәмамлагач, тренер булып эшләгән. 1962 елда «Пеньяроль»ның җитәкчесе булган.

Титуллары үзгәртү

Уйнаучы буларак үзгәртү

Тренер буларак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү