Яңа Зеландия гимны

(Ходай, Яңа Зеландияне сакла битеннән юнәлтелде)

God Defend New Zealand (инглизчә “Ходай, Яңа Зеландияне сакла”) һәм Aotearoa (маори телендә “Яңа Зеландия”) — Яңа Зеландиянең ике телдә язылган һәм ике башлангыч куплетлары бер-бер артлы башкарыла торган дәүләт гимны. Аның көе һәм инглиз телендәге тексты 1876 елда язылган һәм тәүге кат башкарылган. Авторлары — көе Джон Джозеф Вудсныкы (John Joseph Woods), сүзләре Томас Брекенныкы (Thomas Bracken). Маори теленә 1878 елда Томас Һенри Смит Thomas Henry Smith ирекле рәвештә тәрҗемә иткән булган, соңрак, гимн 1977 елда рәсмиләштерелер алдыннан, маори теле белгече Тимоти Самуэль Карету (Tīmoti Samuel Kāretu) элеккеге текстка төзәтмәләр керткән.
Яңа Зеландиядә (шулай ук күрше Австралия дә) Бөекбритания патшасы (патшабикәсе) дәүләт башлыгы дип санала. Шуңа күрә кайбер рәсми чараларда элеккеге метрополиянең God Save The Queen (King) гимны да уйнала. Ләкин бу мәҗбүри түгел, чөнки җирле гимннар да соңгы патшабикәнең (Елизавета II) 1978 елдагы махсус фәрманы белән тигез хокуклы дип танылган. Халыкара чараларда Яңа Зеландиянең үз гимны гына башкарыла.[1]

Томас Брекен
Тимоти Самуэль Карету

Гимнның мәҗбүри рәсми өлеше үзгәртү

Яңа Зеландия гимнының ике телдәге тексты да бишәр куплеттан тора. Икесенең дә беренче куплетлары гына башкарыла: башта маори телендәгесе (“Аотеароа”), аннары инглизчәсе (“Ходай, Яңа Зеландияне сакла”) җырлана.[2] Бүген Яңа Зеландиядә маори телен нибары 60 меңләп кеше генә камил белә, тагын 100 мең кеше телне аңлый, ләкин үзе аңарда сөйләшми. Шуңа да карамастан, маори телен белү дәрәҗә дип санала, һәм аны куллануда бернинди чикләүләр юк.

Маори телендә (рәсми) Ирекле шигъри тәрҗемә Инглиз телендә (рәсми)

1. E Ihoā Atua,
O ngā iwi mātou rā,
Āta whakarangona;
Me aroha noa.
Kia hua ko te pai;
Kia tau tō atawhai;
Manaakitia mai
Aotearoa.

Әй Тәңребез, Аллабыз,

Тик Сиңа табынабыз,
Таң иле милләте без —
Сиңа мәхәббәтебез.
Илне муллыкта яшәт,
Кайгырт һәм ярдәм күрсәт,
Сакла гел иминлектә
Аотеароаны.

1. God of nations! at Thy feet
In the bonds of love we meet,
Hear our voices, we entreat,
God defend our Free Land.
Guard Pacific's triple star,
From the shafts of strife and war,
Make her praises heard afar,
God defend New Zealand!

Аңлатмалар үзгәртү

Маори теле җөмләләре гадәттә кыска, җыйнак сүзләрдән тора. Аларда әйтелгән фикергә тирән мәгънә салучы алкушымчалар, кисәкчәләр, бәйлекләр, теркәгечләр, ярдәмче сүзләр һәм универсаль төшенчәләр (аурупача грамматикада берничә сүз төркеменә керә алган) сүзләр бихисап була. Шуңа күрә “Аотеароа”ның төгәл шигъри һәм җырланырлык тәрҗемәсен булдыру, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Маори телендәге текст үзенең аурупалылар өчен гадәти булмаган (дөресрәге, алар инде күптән оныткан) фикерләү рәвеше белән кадерле һәм гыйбрәтле. Кызганычка каршы, матдичелек цивилизациянең “алга киткән” кулланучылык телләре әлеге борынгы мирасны зур тизлек белән юкка чыгарып бара. Ләкин бу мәңгелек күренеш түгел, кайчан да булса бер чиге булыр.
Беренче куплетның кайбер иң мөһим сүзләренә аңлатмалар[3]:
Ihoā — Аурупадан килгәннәр (маори телендә Pākehā) алласы, яһүдиләрнең Yahwe алласы исеменнән килеп чыккан сүз;
AtuaОкеания утрауларында яшәүче җирле халыкларның “үз алласы”; борынгы АуразиядәТәңре;
Aotearoa — Яңа Зеландия; тәрҗемәсе — “озын ак болыт иле”;
ngā iwi — кавемнәр, милләтләр, халыклар, нәселләр, расалар;
— көн, кояш (шул ук мәгънәдәге һәм безгә борынгыдан ук таныш сүз!);
āta — фигыль алдында торса, эшне алып барганда кайгырту, уйлану яки җентекләп күрсәтүне аңлата;
whakarango — колак салырга, игътибар итәргә (whaka — алкушымча, rongo — ишетү);
aroha — яратырга, кызганырга, борчылырга;
kia — шартлылык сүзе (мәсәлән, әгәр дә яки ...булсын өчен);
hua — җимеш китерергә, барлыкка китерергә, мул итәргә, тупларга;
atawhai — кайгырту;
manaaki — карарга, кайгыртырга, сакларга;
mai — өндәү-үтенеч кисәкчәсе.
Инглизчә текст ярымдини эчтәлекле дәүләт гимннары өчен гадәти булган сүзләрдән тора. Аларны дөнья илләренең дистәләгән дәүләт гимнында очратырга мөмкин. Биредә бер генә сүзтезмәнең аңлатмасын китерү мәслихәттер: “Pacific's triple star” — Тын океанның өч йолдызы. Бу очракта Яңа Зеландиянең иң зур өч утравы күздә тотыла, алар дәүләт байрагында да өч йолдыз рәвешендә бирелгән. Һәм әйтергә кирәк, Яңа Зеландиянең төп утрауларыннан еракта, Тын океан кочагында урнашкан бәләкәй утраучыкларда “Аотеароа” яки “Ходай, Яңа Зеландияне сакла” текстлары кулланылмый. “Ирекле ассоциядәге” Кук утрауларының маори телендәге үз гимны бар, “Ne Atua moi” (“Алла — Хакыйкать иясе”) дип атала.[4] Гимн текстының эчтәлеге: “Кодрәтле Алла, утраулар һәм диңгезләр Хакиме, ишетче безнең авазларыбызны. Безне сакла һәм азатлык белән таҗла. Тынычлык һәм Мәхәббәт илебездә иң югары хаким булсын”.
Аотеароадан 2400 чакрым ераклыкта урын алган Ниуэ утравын исә халыкара белешмәләрдә мөстәкыйль берәмлек итеп тә карыйлар. Аның да үз гимны булдырылган, ”Ko e Iki he Lagi” (“Күктәге Алла”)[5] исемле. Ләкин өч зур утрауда яшәүчеләрнең бу “сепаратизм”га исе дә китми, моңа карап беркемнең дә йөрәге сызламый. Җилкәдән төшкән йөк калак сөякләрен һәм кабыргаларны авырттырмый.
Күрше Австралиянең дәүләт байрагына исә Көньяк Хач йолдызлыгы сурәте төшерелгән дип аңлатыла.

Гимнның башка куплетлары үзгәртү

Маори телендә Инглиз телендә
2. Ōna mano tāngata

Kiri whero, kiri mā,
Iwi Māori Pākehā,
Rūpeke katoa,
Nei ka tono ko ngā hë
Māu e whakaahu kë,
Kia ora mārire
Aotearoa.

3. Tōna mana kia tū!
Tōna kaha kia ū;
Tōna rongo hei pakū
Ki te ao katoa
Aua rawa ngā whawhai
Ngā tutū a tata mai;
Kia tupu nui ai
Aotearoa.

4. Waiho tona takiwā
Ko te ao mārama;
Kia whiti tōna rā
Taiāwhio noa.
Ko te hae me te ngangau
Meinga kia kore kau;
Waiho i te rongo mau
Aotearoa.

5. Tōna pai me toitū
Tika rawa, pono pū;
Tōna noho, tana tū;
Iwi nō Ihowā.
Kaua mōna whakamā;
Kia hau te ingoa;
Kia tū hei tauira;
Aotearoa.

2. Men of ev'ry creed and race

Gather here before Thy face,
Asking Thee to bless this place,
God defend our Free Land.
From dissension, envy, hate,
And corruption guard our State,
Make our country good and great,
God defend New Zealand.

3. Peace, not war, shall be our boast,
But, should foes assail our coast,
Make us then a mighty host,
God defend our Free Land.
Lord of battles in thy might,
Put our enemies to flight,
Let our cause be just and right,
God defend New Zealand.

4. Let our love for Thee increase,
May Thy blessings never cease,
Give us plenty, give us peace,
God defend our Free Land.
From dishonour and from shame
Guard our country's spotless name,
Crown her with immortal fame,
God defend New Zealand.

5. May our mountains ever be
Freedom's ramparts on the sea,
Make us faithful unto Thee,
God defend our Free Land.
Guide her in the nations' van,
Preaching love and truth to man,
Working out Thy Glorious plan,
God defend New Zealand.

  1. https://en.wikipedia.org/wiki/God_Defend_New_Zealand
  2. https://www.youtube.com/watch?v=-e7Lskx4BLM
  3. https://maoridictionary.co.nz/
  4. https://de.wikipedia.org/wiki/Te_Atua_Mou_E
  5. https://en.wikipedia.org/wiki/Ko_e_Iki_he_Lagi