Хезмәт даны ордены
Хезмәт даны ордены – ССРБ нең дәүләт бүләге. 1974 елның 18 гыйнварында ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]
Хезмәт даны ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | эшчеләргә, колхозчыларга, укытучыларга |
Кем бирә | ССРБ Югары Советы Президиумы |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 9 август 1974 ел |
Соңгы бүләкләү | 21 декабрь 1991 ел |
Бүләкләүләр саны | I дәрәҗә орден - 952, II дәрәҗә - 41 218, III дәрәҗә - 611 242 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | III дәрәҗә Дан ордены |
Кечерәк бүләк | "Батырлык өчен" медале |
Хезмәт ветераны медале белән бергә кабул ителә.
I, II, III дәрәҗәләре бар, иң югарысы – I дәрәҗә.
Башта III , аннары II , иң соңыннан I дәрәҗә орден тапшырыла.
Cтатуты һәм ташламалары буенча өч Хезмәт даны ордены алган шәхес хәрби Дан ордены алган шәхескә тиңләшә.
Тарих.
үзгәртү1974 елның 9 августында беренче бүләкләү була.
III дәрәҗә орденны алучылар:
- “Азовкорыч” заводы эшчеләре
- Ерак Көнчыгыш шахтерлары
- Кузбассның “Юбилейная” шахтасы эшчеләре
1983 елның 7 гыйнварында 35 хезмәткәр өч орденның да тулы хуҗалары булды:
- Беренче санлы I дәрәҗә орден Әзербайҗан нефтьчесе Вәкил Гаджага оглы Аббасовка бирелә.
- Икенче санлы I дәрәҗә орденны Татарстан АССРның Апас районы Тукай күмәк хуҗалыгы тракторчысы В.И. Аверьянов ала.
- Өченче санлы I дәрәҗә орден Өскәмин (Казакъстан) шәһәреннән Кайырбек Акжигитовка бирелә.
- Дүртенче санлы I дәрәҗә орденны Башкортстан АССРның Илеш районы комбайнчысы Рәгыйб Мәрвәретдин улы Бәб(д?)ертдинов ала.
1991 елның 21 декабрендә I дәрәҗә орден белән соңгы бүләкләү булды.[2]
- Стененкова В А. Брянск тимер юл остасы
- И. С. Вишняков, Мәскәү метро төзүчеләр бригадиры
- Ю. В. Коровкин, Мәскәү метро төзүчеләр бригадиры
Шул ук көнне II-III дәрәҗә орденнар белән дә соңгы бүләкләү булды:
- Зөлфия Сәгадәт кызы Мәхмүтова, Магнитогорски аяк киеме тегү комбинаты эшчесе
- Мөшәрәфә Хәсән кызы Шакирова, Магнитогорски аяк киеме тегү комбинаты эшчесе
1995 елның 1 гыйнварына I дәрәҗә орден белән - 952 кеше, II дәрәҗә - 41 218, III дәрәҗә орден белән - 611 242 кеше бүләкләнә.[3]
Статут.
үзгәртүБер эш урынында дәвамлы эшләп, сыйфатлы хезмәт күрсәткән өчен алдынгы эшчеләр, колхозчылар, укытучылар бүләкләнә.
Орденның 3 дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгәннәргә ташламалар каралган:
- Пенсияне 15 % ка арттыру
- Торак белән беренче чиратта тәэмин ителү
- Таксидан кала башка төр транспорттан бушка файдалану
- Эш урыныннан ял йортларына бушлай путёвка алу
Тасвирлама.
үзгәртүРәссамы – Юрий Михаил улы Егоров.
I дәрәҗә орден алтынланган күппочмактан гыйбарәт. Өстән 5 нур көлтәсе, астан 3 башак рәте белән каймаланган. Алтынланган башаклар ССРБ дип язылган кызыл эмаль тасма белән уратылган. Әйләнәсе буенча “Хезмәт даны” дигән сүз язылган шестерняга охшатып эшләнгән үзәктә, кызыл эмаль белән капланган нурлар фонында, домна миченең һәм ГЭС төзелешенең оксидлаштырылган сурәте. Алар өстенә алтынланган урак-чүкеч сурәте беркетелгән. Иң өстә - кызыл йолдыз.
- II дәрәҗә орденның аермасы – үзәктәге нурлар зәңгәр төстә, өстә алтын урынына көмеш кулланылган.
- III дәрәҗә орденның аермасы – алтын язулардан башка урыннар оксидлаштырылган, эмаль кулланылмаган.
Биеклеге- 43 мм, киңлеге – 41 мм.
Сылтама
үзгәртүССРБ орденнары һәм медалләре: http://www.mondvor.narod.ru/
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
- ↑ Указ Президента СССР № УП-3115, № УП-3121
- ↑ http://www.qwas.ru/russia/kprf/Sovetskaja-Rossija-Ob-Ordene-Trudovoi-Slavy/