Хат ташучы татар халык уены.

Хат ташучы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, спорт залы
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар, бер иптәшләрен уртада калдырып, кулга-кул тотынып, бер түгәрәк ясарлар. Уртада калган «почта» була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы үзенә Казан, Уфа, Ырынбур, Тройски, Стамбул һ. б. кебек берәр шәһәр исемен атый. Шуннан соң уртада торучы «почта»: «Хат алып барам Уфадан Тройскига!» — дип кычкыра. Исемнәре аталган уенчылар шул арада йөгереп урыннарын алыштыралар. Ә «почта» бу вакытта, форсаттан файдаланып, түгәрәктә урын алып калырга тырыша. Урынсыз калган бала «почта» булып, уен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү