Хатынь
Хатынь (белар. Хатынь) - Беларусияның юк ителгән торак пункт, Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексы.
Хатынь | |
Дәүләт | Беларусь |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Каменский сельсовет[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Урын | Беларусь |
Халык саны | 161 (1943) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 244 метр |
Гамәлдән чыгу датасы | 22 март 1943 |
Адрес | Логойский район, Минская область, Белоруссия |
Беренче язма телгә алу | 1551 |
Хатынь Викиҗыентыкта |
Хатынь үтереше
үзгәртүСовет партизаннары тарафыннан берничә алман хәрбие үтерелүе өчен җәзалау операциясе буларак,[1] 1943-нче елның 22-нче мартында бу авылны Өченче рейх фашистларының Dirlewanger Waffen-SS махсус башкисәрләр һәм украин коллабораниционист милләтчеләреннән торган 118-нче Schutzmannschaft батальоннары басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар.[2]. 149 кеше тереләй утта яна, көя.
Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау эленгән.
Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге булып санала. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.
Галерея
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр? 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
- ↑ Исторические «нестыковки» преследуют Хатынь даже спустя 70 лет после трагедии. // interfax.by. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2015-2-21 тикшерелгән.
- ↑ Трагедия Хатыни // Сайт Государственного мемориального комплекса «Хатынь» (khatyn.by)(Тикшерелгән 5 октябрь 2010), archived from the original on 2020-06-26, retrieved 2016-07-16