Хатанга (елга)

(Хатанга елгасы битеннән юнәлтелде)

Хатанга (рус. Хатанга) — Россиянең Красноярск краендагы елга. Хета һәм Котуй елгалары кушылуыннан хасил булган. Лаптевлар диңгезендәге Хатанга култыгына коя.

Хатанга
География
АТБ Красноярск крае
Ил Россия
Координатлар 73°11'14"тн, 106°12'25"кнч, 71°55'0"тн, 102°5'50"кнч, 73°7'56"тн, 106°8'31"кнч
РДСР 17040400112117600006917
Нинди сулыкка коя Хатанга култыгы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 364 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 227 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 3320 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 227 км, бассейнының мәйданы 364 мең км². Төньяк Себер түбәнлегендә киң үзән буйлап ага. Нигездә кар һәм яңгыр сулары исәбенә туена. Уртача су чыгымы 3320 м³/сек. Боз кату сентябрь ахырында — октябрь башларында, июньдә боз китү күзәтелә. Төп кушылдыклар: Попигай, Хета. Балыкка бай (омул, байкал чуртаны, ялангач балык, һ.б.). Көймәләр йөрешле. Хатанга буенда бер үк исемле пристань урнашкан.