Төньяк Себер түбәнлеге

Төньяк Себер түбәнлеге (рус. Северо-Сибирская низменность) — Енисей һәм Оленёк елгалары тамаклары арасындагы түбәнлек. Красноярск крае һәм Саха Җөмһүрияте территориясендә. Көнбатыштан көнчыгышка 1550 километрдан артык, төньяктан көньякка 480—500 километрга сузылган. Җир өсте дулкынсыман төзелешенә ия. Биеклекләр 300 метрга кадәр.

Төньяк Себер түбәнлеге
72°0′00″ т. к. 101°0'00" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкләрКрасноярск крае, Саха Җөмһүрияте
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек<300 м
КүлләрТаймыр күле
Төньяк Себер түбәнлеге (Русия)

Бозлык һәм диңгез утырмаларыннан, комташлардан, балчыклы сланецлардан тора. Нефть, табигый газ, ташкүмер чыганаклары бар.

Арктик һәм субарктик климатик минтакаларында урнашкан. Кыш озын вә салкын, җәй кыска һәм салкынча. Кар капламы якынча 265 тәүлек ята. Гыйнварның уртача температурасы -30…-37°С, июльнең уртача температурасы +6…+10°С. Еллык явым-төшем микъдары 250-300 мм.

Тигезлек аша Пясина, Югары Таймыра, Хатанга, Анабар, Оленёк елгалары ага.

Төньяк өлешендә лишайниклы тундра, көньяк өлешендә куаклыклы тундра, көньяк читендә урмантундра өстенлек итә.