Харис Измайлов

Измайлов Харис Кыяметдин улы — хезмәт герое.

Харис Измайлов
Туган телдә исем Измайлов Харис Кыяметдин улы
Туган 4 апрель 1927(1927-04-04)
Түбән Тагил
Үлгән 1995(1995)
Тәтеш районы Үтәмеш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union 1.svg ССРБ, Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре җитәкче
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

БиографиясеҮзгәртү

1927 елның 4 апрелендә Түбән Тагилда эшче гаиләсендә туа. 1929 елда Тәтеш районы Үтәмеш авылына кайталар. 1935-1942 елларда 7 класс белем белән мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакыты булу сәбәпле, аңа укуын дәвам итәргә насыйп булмый. Әтисен сугышка алалар, ә инде 1943 елда аның үле хәбәре дә килә. Харис карамагында әнисе, 9 яшьлек һәм 7 айлык ике сеңелесе кала. Ул колхозда эшкә тотына. Шул елларда Казан-Ульян тимер юлы төзелеше барган, ул шул эштә катнашкан. Юлны 1944 елда файдалануга тапшыралар.

1944 елда Харис Измайловны 17 яшьтә армиягә алалар, һәм ул, 7 ел хезмәт итеп, 1951 елның 24 апрелендә генә туган авылына әйләнеп кайта. Харис Измайлов: “Малай булып киттем, сакаллы егет булып, 25 яшемдә кайттым, барлыгы 2356 көн хезмәт иттем”,- дип сөйли. Кайтуга ук, районга ДОСААФ оешмасына эшкә чакыралар, ә бераздан райкомга иструктор итеп алалар. 1954 елда аны үз авылына рәис итеп сайлап куялар. 7 ел буе алсыз-ялсыз эшләп, колхоз тернәкләнеп кенә җитүгә, тагын яңа урынга- Тәтеш районы “Заря” колхозына рәис итеп җибәрәләр. Башта аяк терәп карышса да, ризалаша, чөнки партбилетны югалту ихтималы була. Таушалган, хәлсез хуҗалыкны җитәкләү җиңел булмый. Утны-суны кичкән Харис авырлыклар алдында бирешми, җиң сызганып эшкә керешә. Үҗәтлеге, максатчанлыгы ярдәм итә аңа. Үз тирәсенә булдыклы белгечләр туплап, халык белән уртак тел табып, “Заря”ны алдынгылар рәтенә чыгара. Хезмәтен олылап, аны “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр.Олытормылылар әле дә Харис Измайловны олылап, хөрмәт хисе белән искә алалар. Колхоз иң яхшылар рәтенә баскач кына, аны 1969 елда кабат “Алга” колхозына рәис итеп җибәрәләр. Янәдән йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр башлана. Болар бәрабәренә 1970-1971 елларда колхоз, социалистик ярышта җиңеп чыгып, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының күчмә байрагына ия була. 1973 елда гектарыннан 33,5 центнер уңыш җыеп алып, республика буенча 1 урынны ала. Зур уңышлары өчен колхозга РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Кызыл Байрагын гомерлеккә калдыралар. Шул елны Харис Измайлов “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнә, Мәскәүгә ВДНХга бара.

Ул авылның инфраструктурасын үстерүдә чын-чынлап революционер булган. Өч авылда да мәктәпләр, клублар, яңа идарә бинасы, кунак йорты, балалар өчен пионер лагере,көнкүреш хезмәте күрсәтү йортын төзегән. Авылларга су кертү, инеш буйларына, ике авыл арасына агачлар утырту ул эшләгән чорга туры килгән. Авылларның төзеклегенә аерым игътибар биргән. 1972 елда Бакырчы авылы бу өлкәдә җиңүчеләр рәтендә булган.

1995 елда вафат. Тәтеш районы Үтәмеш авылында җирләнгән.

ЧыганакларҮзгәртү