Хара́ты тавыБурятиянең ботаник табигать һәйкәле, сакраль урын.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

 
Харатыда Себер өрегенең чәчәк атуы.

Хараты тавы көньяк-көнбатыш Байкал артында, Селенганың сул ярында, Бурятиянең Джида районының Зарубино авылыннан өч километр көнбатыштарак урнашкан. Биеклеге — 922 метр, авышлыклары сөзәк, бары тик көнбатыш тау бите ташлы, текә. Сакланган объектның мәйданы — 1,5 км². Тауда геодезик билге урнаштырылган.

 
Хараты тавында Себер өреге
 
Хараты — сакраль урын
 
Джида авылыннан Харатыга манзара
 
Зарубинодан Харатыга манзара

Табигать һәйкәле таулы үләнле-куак реликт урманчык һәм аның элементларының – экосистемасын саклау буенча чаралар булдыру, халәте мониторингы һәм өйрәнү өчен модель объекты булып тора. Биредә мәктәп укучыларына дәресләр, экскурсияләр һәм кыр практикалары үткәрү мөмкин. Хараты — элек атучы янартау булып тора. Тау тирәсендә әле дә янартау чыгышлы таш булып каткан әйберләр табып була. Хараты — сакраль урын. Ышану буенча монда бу җирнең яклаучы рухлары яши. Тау түбәсендә обо калкып тора.

Атама килеп чыгышы үзгәртү

«Хараты» топонимының килеп чыгышы Чыңгызхан һәм аның туганы Харбач турында бурят риваятенә бәйле.[1]. Бу риваять буенча Харбач иң матур кыз эзләп сәяхәт иткән. Юлда батыр белән күп маҗаралар булган, аларга күрә Байкал артында урын атамалары килеп чыккан. Харбач көньякка барганда өкене күргән һәм аның артыннан куа башлаган. Аны күрми башлагач, ул тирәдәге иң биек таучыкка карау өчен менгән. “Карарга” сүзе бурят телендә “харатэй” була. Бу сүздән Хараты тавы исеме килеп чыккан, аның түбәсеннән Селенга елгасының Усть-Кяхта авылыннан аның Джида елгасы белән кушылуына кадәр бөтен үзәнне яхшы күреп була.

Флора үзгәртү

Тауда Россиянең Кызыл китабына һәм Бурятиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм эндемик үсемлекләр үсә, алар арасында: Себер өреге (Armeniaca sibirica), Монголия орехокрыльнигы (Caryopteris mongholica Bunge), кызыл агач жостеры (Rhamnus erythroxylon Pall), кыя тонкотрубочнигы (Stenosolenium saxatile (Pallas) Turcz).

Фауна үзгәртү

Хайваннарның төр составы бай түгел. Өн кимерүчеләре, куян, корсак, колонок, Монголия байбагы — тарбаган, бик сирәк — бүре, манул мәчесе; сөйрәлүчеләрдән — гади тузбаш, Монголия ящуркасы, кошлардан — гади каменка, тургай, ремез песнәге.

Әдәбият үзгәртү

  • Смолев Я. С. Бурятская легенда о Чингис-Хане в связи с названием некоторых местностей Забайкалья и сопредельной Монголии // Труды Троицкосавско-Кяхтинского отделения Приамурского отдела Императорского Русского географического общества, т. III, вып.1, 1900. — Иркутск, 1902. — Стр. 91
  • Пешкова Г. А. Растительность Сибири (Прибайкалье и Забайкалье). — Новосибирск: Наука, 1985. — 144с.
  • Красная книга Бурятской АССР. — Улан-Удэ: Бурятское кн. изд-во, 1988. — 414с.
  • Флора Сибири, 1997, т.11. С. 106.
  • Историко-культурный атлас Бурятии. — М.: Дизайн. Информация. картография, 2001, стр. 59
  • Зарубин А. Клондайк для селян // Байкал-гид, март 2010 г.
  • Путеводитель путешественника «Туризм и отдых в Бурятии». — Иркутск: издательство "Время странствий, 2011. стр. 68-69.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Смолев Я. С. Бурятская легенда о Чингис-Хане в связи с названием некоторых местностей Забайкалья и сопредельной Монголии // Труды Троицкосавско-Кяхтинского отделения Приамурского отдела Императорского Русского географического общества, т. III, вып.1, 1900. — Иркутск, 1902. — Стр. 91

Сылтамалар үзгәртү