Хапый бабай кыз сорый
Хапый бабай кыз сорый — татар халык уены.
Хапый бабай кыз сорый | |
---|---|
күп | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар ике уенны алып баручы сайлап куялар. Алар кул тотышып «капка» ясап тора. Ә калган балалар шул «капкадан» шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр. Шобага әйтеше әйтер алдыннан уенны алып баручылар һәр парга түбәндәге такмакны әйтә:
- Хапый балалары аерылган,
- Алтын суга каерылган.
Балалар капма-каршы ике рәт булып тезелә. Ә ике рәт арасында «су» була, аны җиргә сызып билгелиләр. Шуннан соң ике якның уенны алып баручылары кычкырып әйтешәләр:
— Аяк астында елга бар.
— Аягың булса, атлап чык.
— Хапый бабай кыз сорый.
— Теләгәнең ал да чык.
Беренче якның алып баручысы икенче яктагы бер баланың күзен барып каплый һәм түбәндәгечә такмаклый:
- Лил, лил, лил
- Сасыган эремчек,
- Лил, лил, лил.
Беренче якның бер уенчысы шул арада күзе капланган баланың маңгаена барып чиртә дә тиз генә үз урынына кайтып баса. «Ярый!» дигән командадан соң тегенең күзен ачтыралар да: «Кем чиртте?» — дип сорыйлар. Әгәр ул белсә, чирткән кешене икенче як төркемгә бастыралар. Белмәсә, уен кабатлана. Шул рәвешчә уйнап, кайсы төркемдә кешеләр бетсә, шул җиңүче була.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.