Хан кызы - татар[1][2] һәм башкорт[3] халык җыры. Башкортстан, Самар, Сарытау һәм Оренбург өлкәләре, Көнбатыш Себер, [4] шулай ук нагайбак татарлары арасында таралган.[5]

Хан кызы
Сәнгать формасы җыр
Жанр татар халык музыкасы һәм башкорт халык җыры[d]
Чыгыш иле Көнбатыш Себер тигезлеге
Урал таулары
Идел буе
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле
Чыгару датасы XVI гасыр

Тарихы

үзгәртү

"Хан Кызы"ның барлыкка килүе XVI гасырга кадәрге чор белән бәйле.

Беренче тапкыр 1964-нче елда Н. Д. Шоңкаров тарафыннан Башкортстанның Исламгул авылы хатыны Сәлимә Сөләймановадан һәм С.А. Галин тарафыннан Култай-Каран авылы кешесе Асмандияр Янышевтан язылып алына (ике авыл да Башкортстан Республикасының Миякә районына карый).[3]

Ык буе татарларының уникаль вариантын Р.Мөхәмәтҗанов 1971 елда Башкортстанның Әлшәй районының Слак авылында яшәүче Хаҗиәхмәтова Латифадан (1901 елгы) язып ала.[6]

1984 елда, Мотыйгулла Әмировтан (1906 елда туган) Сарытау өлкәсенең Дергачевский районының Сәфәр авылында бер варианты язылып алына.[7]

Башта Самара өлкәсенең Имелеево авылында Мөкадисә Заһидуллинадан 1991 елда язылган вариантта Р.С. Сөләймановның "Башкорт халыҡ моңнары" җыентыгында (1991); "Башкорт халык көйләре"ндә басылып чыга.

Башкаручылар арасында Ф. А. Килдиярова, Г. Г. Хәмзин бар.

Җырны С.Р. Сәлманов "cappella" хоры өчен эшкәртә.

Үз вакытында кайбер төрки халыкларда, шул исәптән төрле төбәкләрдә яшәүче татарларда таралган бу уен җыры туй йоласы белән бәйле була. Элегрәк яшь парларның туйга кадәр бер-берсе белән еш очрашмауларын исәпкә алып, йә кызны яшерү, аның белән ачыктан-ачык күрешмәү яки яшерен рәвештә күрешү гадәте булган. Булачак хатынын хөрмәт итеп, егет җырда аны "хан кызы" дип атый.[5][6]

«Хан кызы» җырында сорау-җавап формасында төзелгән, матурлыгы һәм акылы белән аерылып торган хан кызы һәм егет диалогы яңгырый. Риваять буенча, борынгы заманнарда бик матур Хан кызы яшәгән. Бервакыт кыю егет пәйда була. Чибәркәй янына килгәч, ул аның хөрмәтенә мактап җыр башкара, кыз да аңа җыр белән җавап бирә. Яшьләр арасында бер-берсенә мәхәббәт хисе туа.[8]

Тексты

үзгәртү

Башкортча

үзгәртү

- Хан ҡыҙы, ас ишегең, мин керәйем,

Һинең буйың зифа, тиҙәр, мин күрәйем.

- Минең буйым күреп, һиңә ниҙәр файҙа,

Ағиҙелдә буй-буй ҡамыш күрмәнеңме?

- Хан ҡыҙы, ас ишегең, мин керәйем,

Һинең йөҙөң нурлы, тиҙәр, мин күрәйем.

- Минең йөҙөм күреп, һиңә ниҙәр файҙа,

Һауалағы тулған айҙы күрмәнеңме?

- Хан ҡыҙы, ас ишегең, мин керәйем,

Һинең сәсең ҡара, тиҙәр, мин күрәйем.

- Минең сәсем күреп, һиңә ниҙәр файҙа,

Баҙарҙарҙа ҡара ебәк күрмәнеңме?

- Хан ҡыҙы, ас ишегең, мин керәйем,

Һинең тешең ап-аҡ, тиҙәр, мин күрәйем.

- Минең тешем күреп, һиңә ниҙәр файҙа,

Сауҙагәрҙә ынйы-мәрйен күрмәнеңме?

Татарча

үзгәртү
Сарытау татарлары варианты:

- Хан кызы, ач ишегең, бән керәем,

Буең зифа дип әйтәләр, бән күрәем.

– Бәнем буем зифалыкны күрү белән

Нинди дәртләр бирер икән тормышында?

Том татарлары варианты:

- Хан кызы, ач ишегең, мин керәем.

Синең сачең кара диләр, мин күрәем.

- Минем сачем сиңа күреп, нидер файда?

Күрмәдеңме җегетләрдә кара юрга?

Ык буе татарлары варианты:


– Хан кызы, ач ишеген, мин керәем.

Синең буең зифа диләр, мин күрәем.

– Минем буем зифа булса, нә диярсең,

Бакчадагы алмагачны күрмәдеңме?

– Хан кызы, ач ишегең, мин керәем. Синең йөзең нурлы диләр, мин күрәем.

– Минем йөзем нурлы булса, нә диярсең,

Айның ундүрт кичәсени күрмәдеңме?

– Хан кызы, ач ишегең, мин керәем.

Синең тәнең йомшак диләр, мин күрәем.

– Минем тәнем йомшак булса, нә диярсең,

Сатучыда ак мамыкны күрмәдеңме?

– Хан кызы, ач ишегең, мин керәем.

Синең тәнең ап-ак диләр,мин күрәем.

– Минем тәнем ап-ак булса, нә диярсең,

– Су өстендә ап-ак күбек, күрмәдеңме?


Нагайбәк татарлары варианты:

- Хан кызы, ач ишегеңне, мин керəем,

Синең йөзең матур дилəр, мин күрəем.

- Минем йөзем матурлыгын ай күрмəемсең,

Җиргə чыккан кояшларны ай күрмəемсең.

- Хан кызы, ач ишегеңне, мин керəем,

Синең буең зиба дилəр, мин күрəем.

- Минем буйның зибалыгын белмəемсең,

Урманда үскəн наратларны күрмəемсең.

- Хан кызы, ач ишегеңне, мин керəем,

Синең чəчен бөдрə дилəр, мин күрəем.

- Минем чəчнең бөдрəлеген белмəемсең,

Һавадагы ак болытны күрмəемсең.

- Хан кызы, ач ишегеңне, мин керəем,

Синең күзең кара дилəр, мин күрəем.

- Минем күзнең каралыгын белмəемсең,

Урманда үскəн шомыртларны күрмəемсең.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Хан кызы // Нигмедзянов М.Н. Татарские народные песни. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – № 112, с. 114.
  2. Фольклор татар Саратовской области: Путеводитель по фондам ЦПиМН Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Ч. 1. Материалы аудиофонда: записи этномузыколога М.Н. Нигмедзянова / Г.Ф. Юнусова. –Казань: ИЯЛИ, 2018. – 152 с. С. 142 ISBN 978-5-93091-263-0
  3. 3,0 3,1 Башкирская энциклопедия, archived from the original on 2020-11-28, retrieved 2021-07-07 
  4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап). ISBN 978 5930912166
  5. 5,0 5,1 Научный журнал «КРЯШЕНСКОЕ ИСТОРИЧЕСКОЕ ОБОЗРЕНИЕ». 2016. №1. 223 с.
  6. 6,0 6,1 Мөхәммәтҗанов Р.М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты / төз.: И.И. Ямалтдинов, И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 228 б. ISBN 978-5-93091-327-9
  7. «Бабайлар җыры, Грозный вакыты» (песня дедов времен Ивана Грозного). Публикация: Н. 1984, № 112.
  8. Песенная традиция томских чатов.

Чыганаклары

үзгәртү
  • Фольклор татар Саратовской области: Путеводитель по фон дам ЦПиМН Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Ч. Материалы аудиофонда: записи этномузыко лога М.Н. Нигмедзянова / Г.Ф. Юнусова. – Казань: ИЯЛИ, 2018. – 152 с.+1 CD. ISBN 9785930912630

Сылтамалар

үзгәртү