Халидә Бегичева

татар җырчысы

Халидә Бегичева – популяр татар җырчысы, Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Хәйдәр Бигичевның сеңлесе.

Халидә Бегичева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Халидә Әббәс кызы Бегичева

Туу көне

17 июль 1954(1954-07-17) (69 яшь)

Туу урыны

Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

http://bigicheva.ru/

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Халидә Бегичева Горький өлкәсендәге (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районының Чүмбәли авылында 8 балалы механизатор Әббәс (Аббас) Бегичев гаиләсендә 1954 елның 17 июлендә дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы 12 бала туа, иң тернәкле сигезе үсә, алтысы бүген дә исән.

Мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатьтә катнаша. Хәйдәр абыйсы белән Горький шәһәрендә узган «Алло - мы ищем таланты!» җыр бәйгесендә 1нче урын яулыйлар.

Булачак җырчы мәктәп тәмамлау белән, Горький шәһәренә барып, кисүче-тегүче һөнәренә ия була һәм, авылына кайтып, авылдашларын кул эше серләренә өйрәтә.

1 ел авылда торгач, Мәскәүгә китә, үз һөнәре буенча фабрикада эшли, предприятиенең бөтен бәйрәмнәрендә, юбилейларда Халидәнең җырлавын үтенәләр. “Урысча гына башкарма, үз телеңдә дә җырла әле, бигрәк моңлы бит татар җырлары”,— дип соклана аның тавышына башка милләт вәкилләре.

Җырчы Халидә акрынлап 1980 еллар азагында профессиональ сәхнәгә менә. Башта ул эшләгән төркем “Алтын Ай” дип атала. Аннан соң “Изге Ай” исемен ала. Исеменнән үк күренүенчә, сәнгать төркеме халык күңеленә изгелек, миһербанлык орлыкларын, иман кыйммәтләрен салуны үз кыйбласы итеп ала. Төрле тарафларда төзелүче мәчетләргә булышу ниятеннән, бихисап хәйрия концертлары оештыра алар. Мәскәү, Сергач якларында гына түгел, Казандагы Кол-Шәриф мәчетендә дә, Себер якларындагы күп иман йортларында да өлеше бар “Изге Ай”ның. “Изге Ай”ның туу көненнән башлап бердәнбер вокал башкаручы – Халидә булса, сәнгать җитәкчесе һәм аккомпаниаторы – тормыш иптәше (аерылышканнар), талантлы композитор һәм музыкант Равил Кузнецов (Камка авылыннан) була.

Барлык як татары арасында танылган җырчы булуына карамастан, Халидә Бигичеваның бүгенгәчә атказанган исемнәре юк.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Канатлы талант // Кызыл таң: 18.01.2014 - Мәдәният һәм сәнгать(үле сылтама)