Хабраха́бр (кыскача Хабр) — информацион технологияләр, бизнес һәм интернет белән бәйле яңалыкларны, фикерләрне, аналитик мәкаләләрне нәшерләү өчен барлыкка китерелгән күп функцияле сайт[2]. Яңалыклар сайты һәм күмәк блог функцияләрен берләштерә.

Хабрахабр
Файл:Habrahabr logo.png
Сайт логотибы
Рәсми исем Хабр[1]
Ил  Россия
Төр күмәк блог
Теркәлү ачык (чикләнгән функционаллы) һәм инвайтлар буенча тулы функционал
Телләр рус теле
Хуҗасы Денис Крючков
Эшли башлау вакыты 2006 ел
URL habr.com(рус.)

2006 елның июнендә нигезләнгән[3].

Хабрахабр нигезенә сайтның мәгълүмати яктан тулыландыруына юнәлдерелгән күмәк иҗат моделе салынган. Катнашучылар күмәк һәм шәхси блогларга язалар, подкастлар нәшер итәләр, башка телләрдән мәкалә тәрҗемә итәләр, тавыш бирүләр һәм сорау алулар оештыралар, үзара аралашалар.

2007 елда сайт РОТОР атамалы интернет-бүләкләвенә лаеклы дип табыла («Елның ачышы» һәм «Елның интернет-берләшмәсе» номинацияләрендә). Шулай ук аңа нигез салучы Денис Крючков та «Елның продюсеры» номинациясендә шул ук премиягә лаек дип табыла. 2008 елда сайт «Елның өмет өзелүе» номинациясендә икенче урын ала, ләкин 2009 елда яңадан «Елның интернет-берләшмәсе» исеменә лаек була.[4].

Дөньяда 2014 елның 17 сентябрь көнендә архивланган. иң күп керелгән 500 сайт исемлегенә керә.

Бүлекләр үзгәртү

Публикацияләр үзгәртү

Тематик, шәхси һәм корпоратив блоглар системасы. Һәрбер корпоратив блог берничә бүлекчәдән тора: беренчесе («захабренный», яки хабрланган) катнашучылар тарафыннан хупланган топикларны аңлата, икенчесе («отхабренный», хабрсызланган) − катнашучыларга ошамаган топиклар. Хабрахабрда Google, Яндекс, ABBYY, Intel, Microsoft, REG.RU һ.б.[5] ширкәтләрнең шәхси блоглары бар.

Сораулар һәм җаваплар (Q&A) үзгәртү

2010 елның көзеннән Google Сораулар һәм Җаваплар һәм Ответы@Mail.Ruга охшаш Сораулар һәм Җаваплар сервисы кертелә. Бу бүлекчәдә теләсә кайсы катнашучы IT өлкәсендә үз соравын сорый һәм башка катнашучылардан җавап көтә ала[6].

2013 елда Хабрахабрдан аерыла һәм мөстәкыйль сайт булып китә (toster.ru).

Кулланучылар үзгәртү

Бүлекчәдә теркәлгән катнашучылар буенча статистика тупланган (илләр һәм регионнар буенча бүленеш, теркәлгән һәм актив кулланучылар саны) һәм шулай ук кулланучыларның хабракөчләре буенча рейтингын күрсәтә.

Компанияләр үзгәртү

Югары технологияләрнең теге яки бу өлкәсе белән бәйле компанияләрнең дәрәҗәләре. Рейтингның нигезендә кулланучыларның компанияләргә бәяләмәләре ята.

Хаблар үзгәртү

Бүлекчә постлар язу өчен сайлана ала торган темалар (сайтта хаб дигән атама астында) җыентыгын тәшкил итә.

Песочница (Комчылык) үзгәртү

Комчылык read-only кулланучыларның постларын нәшер итү өчен кирәк. Мондагы постлар әлегә сайтта тулы хокукы булмаган кулланучылар тарафыннан языла. Комчылыкка эләккәннән соң мәкаләне хабрланган кулланучылардан берәрсе күреп, аны төп бүлеккә өсти ала.

Механизмнар үзгәртү

«Карма» үзгәртү

Карма кулланучыларның башка кулланучыга, компаниягә яки күмәк блогга мөнәсәбәтен билгеләү өчен кулланыла. Башка кулланучының кармасын бары тик кармалары 15тән күбрәк булган кулланучылар үзгәртә ала.

Топиклар өчен тавыш бирү һәм комментарийлар үзгәртү

Топиклар һәм комментарийлар өчен тавыш бирү аларга карата мөнәсәбәтне билгели.

Хабракөч үзгәртү

Катнашучының җәмгыятькә тәэсирен билгеләүче тагын бер параметр. Хәзерге вакытта рейтинг дип аталып йөртелә.

Шулай ук кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү