Фәүзия Галиуллина

Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина (Фәүзия Солтан; 01.09.1958, Олы Солтан, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР ССРБ) — татар шагыйрәсе, публицист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2000),[1] Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019).[2][3][4]

Фәүзия Солтан
Туган телдә исем Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина
Туган 1 сентябрь 1958(1958-09-01) (66 яшь)
Олы Солтан, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы Россия
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре

Биографиясе

үзгәртү

Фәүзия Галиуллина 1958 елның 1 сентябрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган. Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлагач, авыл китапханәсендә эшли башлый. Бер үк вакытта читтән торып Алабуга китапханә техникумында укый.[1]

Техникумны тәмамлагач, 1981 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә.[1] Башта йортлар идарәсендә эшли, 1981—1986 елларда Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында канцелярия мөдире, 1986—1993 елларда "Спортлото"ның Урта Идел зона идарәсендә өлкән инструктор булып эшли. 1993 елдан ул «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә китапханә мөдире була. Биредә эшләү дәверендә ул читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат булеген тәмамлый. 2005—2017 елларда Ф. Солтан «Ак Барс» хоккей клубы спорт базасында администратор булып эшли.[5][1] 2015 елдан пенсиядә.[1]

Китаплары

үзгәртү
  • «Учларымда — җиләк» (1999),
  • «Үзәк өзелгән чак» (2003),
  • «Баллы миләш» (2011),
  • «Көзге шәфәкъ» (2018),[1]
  • «Нигез сагышы»(2022).[5]

Көндәлек матбугатта басылган хикәя-парчалары һәм публицистик мәкаләләре бар.[1]

Бүләк һәм премияләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү