Фәхрази Кәримов (Фәхрази Шәмсимөхәммәт (Шәмсемөхәммәт)[1] улы Кәримев, 15 сентябрь 1932(1932-09-15), Чалпы, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР3 сентябрь 2019(2019-09-03) (86 яшь), Азнакай районы, Татарстан, Россия) — гомер буе, ялга чыкканчы, туган авылында тракторчы, бригадир, механизатор, комбайнчы, остаханә мөдире булып эшли, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981).

Фәхрази Кәримов
Туган 15 сентябрь 1932(1932-09-15)
Чалпы, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 3 сентябрь 2019(2019-09-03)
Чалпы, Азнакай районы, Татарстан
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре камбаенчы
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт КаһарманыХезмәт Кызыл Байрагы ордены Ленин ордены

Биографиясе үзгәртү

1932 елның 15 сентябрендә[2] Татарстан Республикасының Азнакай районы Чалпы авылында туган.

Әле мәктәп каникуллары вакытында ук Бөгелмә районының «Коммунизмга» колхозында эшләүче иң яхшы комбайнчыларның берсе сеңлесе Бануга ярдәм итеп, уракта катнашкан. Уналты яшендә Фәхразый үзе комбайнда, тракторда эшли, җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә механизация училищесына укырга керә.

Училищены тәмамлаганнан соң «Коммунизмга» колхозында эшен дәвам итә, авыл хуҗалыгы техникасының барлык төрләрен үзләштерә. Аннан Азнакай районында эшли. Районда беренчеләрдән булып урып-җыю-транспорт звеносын җитәкли һәм 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1976 елгы урып-җыюда Кәримов звеносы өч комбайн белән уракның бер көнендә 134 гектар бодай басуын җыеп, 4048 центнер ашлык суктырган, ә урып-җыю чорында 50 мең центнердан артык икмәк биргән һәм Азнакай районының гына түгел, Татарстан АССРның да урып-җыю звенолары арасында иң югары нәтиҗәсенә ирешкән. Шул ук елда бу казанышы өчен Кәримов Ленин ордены белән бүләкләнә.

Производство эшеннән тыш, җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, авыл һәм район советлары депутаты була, яшь хезмәткәрләргә үз тәҗрибәсен тапшыра. Пенсиягә чыкканнан соң лаеклы ялда була. 2012 елда, Азнакай район хастаханәсендә дәваланганда, өлкәннәр көне уңаеннан Азнакай районы хакимиятеннән котлаулар кабул иткән[3].

Бүләкләре үзгәртү

1981 елның 13 мартында Ф. Ш. Кәримовка Ленин ордены белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә («Дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын җитештерүне һәм сатуны арттыру буенча унынчы бишъеллык биремнәрне һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә ирешкән уңышлары өчен»[4]).
Шулай ук СССР һәм ВДНХ медальләре, мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Хәтер үзгәртү

Азнакай районында геройга бюст куелды[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 126нчы бит
  2. 15 сентября, Archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2021-03-15 
  3. День пожилых людей
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 13 марта 1981 года (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2021-03-15 
  5. Каримов Фахрази Шамсумухаметович — Герой Социалистического Труда, archived from the original on 2014-12-09, retrieved 2021-03-15 

Сылтамалар үзгәртү