Фәрид Мифтахов
Фәрид Фәиз улы Мифтахов (07.09.1968; Күлбай Мораса, Норлат районы, ТАССР) — эшмәкәр, танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе,[1] «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыяте попечительләре әгъзасы. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2020 ел).
Фәрид Фәиз улы Мифтахов | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрид Фәиз улы Мифтахов |
Туган | 7 сентябрь 1968 (56 яшь) Күлбай Мораса, Норлат районы, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Хәзерге заман гуманитар академиясе[d] һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | эшмәкәр, иганәче, җәмәгать эшлеклесе |
Биографиясе
үзгәртү1968 елның 7 сентябрендә ТАССРның Норлат районы Күлбай Мораса авылында туган. Заманча гуманитар институтын (Мәскәү, 2000 ел), Президент «РФ халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны яңадан әзерләү» программасы һәм «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2004 ел) тәмамлаган.[2]
Хезмәт эшчәнлеген «Тасма» НПОДА суыткыч җайланмалар машинисты сыйфатында башлый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1991 — 1992 елларда АСО Талисман консультанты.[3]
Җиде ел дәвамында «Птд Поволжье» ҖЧҖ һәм «Торг-Инвест» ҖЧҖ директоры урынбасары булып эшли.
2009 елдан 2014 елга кадәр дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
2015 елдан ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе Попечительләр Советы Рәисе. 2016 елдан Норлат якташлыгы рәисе. 2018 елдан — «Болгар» ТР Милли хәйрия фонды Идарәсе Рәисе.
Бүләк һәм премияләре
үзгәртү«Алтын йөрәкле кеше» Республика конкурсы лауреаты (2004 ел), «Ел җитәкчесе» республика конкурсы лауреаты (2005 ел), «Хәйрияче 2008» республика конкурсы җиңүчесе, «Аңлаудан ярдәмгә» номинациясендә «алтын йөрәкле кеше» шәһәр конкурсы лауреаты (2006 ел).[4]
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), РФ Мөфтиләр советы тарафыннан II дәрәҗә «Әл-Фәхр» Почет ордены, ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2018 ел).[4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фарид Мифтахов: «Уверен, что должна быть подотчетность власти обществу».
- ↑ Мифтахов Фарид Фаизович. Общественные организации., archived from the original on 2023-06-26, retrieved 2023-06-26
- ↑ Мифтахов Фарид Фаизович председатель НБФ «Булгар».
- ↑ 4,0 4,1 Мифтахов Фарид Фаизович. Татцентр. 2023 елның 26 июнь көнендә архивланган.