Фәнүзә Гыймалова

Гыймалова Фәнүзә Арыслан кызы (3 октябрь 1957 ел) — галим-химик-органик, химия фәннәре докторы (2007), профессор (2010).

Фәнүзә Гыймалова
Туган 3 октябрь 1957(1957-10-03) (66 яшь)
Түбән Бикбирде, Бикбауский сельсовет[d], Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Институт органической химии УНЦ РАН[d]
Җефет Q31751024?
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d] (2007)
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәнүзә Арыслан кызы Гыймалова (кыз фамилиясе — Акбутина) 1957 елның 3 октябрендә Башкорт АССРның Зиянчура районы Түбәнге Бикбирде авылында туган.

Уфадагы 1-нче башкорт интернат-мәктәбен (хәзер — Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының химия факультетына керә.

1979 елда БДУны тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Органик химия институтына эшкә керә.

Аспирантура тәмамлый. 1993 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр, 2008 елдан — түбән молекуляр биокөйләүчеләр синтезы лабораториясенең төп гыйльми хезмәткәре. Әле дә шул ук институтта эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнүзә Гыймалова — простаноидлар, циклопентаноидлар химиясе, шешкә каршы табигый берләшмәләр синтезы һәм аларның аналоглары өлкәсендә югары квалификацияле белгеч. Гыйльми хезмәтләре 11-простагландинларның ω-перфторароматик аналогларын тикшерү һәм синтезлауга багышланган.

1987 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Простагландиннарның ω-перфторароматик аналогларын синтезлауны, простагландиннарның ферутинол нигезендә оптик яңа нораналогларын алуны беренче булып тормышка ашыра. (ЖОрХ, 1992, к.28, вып.10, с.2081).

Аның тарафыннан ферутинолның «тулы» дециклизациясенең каскад тибындагы яңа реакциясе ачыла (MendeleevCommun., 1993, N.6, p. 253). Эпотилоннарның яңа карбааналогы өчен блок-синтоннар синтезының оригиналь ысуллары эшләнә (химия фәннәре кандидаты Н.К. Селезнева белән бергә). 2007нче елда докторлык диссертациясе яклый.

80-ләп гыйльми мәкалә нәшер иткән (автордашлар белән).

Гыймалова Ф.А. җитәкчелегендә 6 кандидатлык диссертациясе яклана.

Бүләкләре үзгәртү

1985 — Ф. Гыймалованың һәм автордашларының фәнни уңышлары СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән билгеләнә.

2003 — «Наука/Интерпериодика»» халыкара академик нәшрият компаниясе нәшер иткән журналларда матбугат иң яхшы публикация өчен Гыймалова лабораториянең берничә хезмәткәре белән компаниянең премиясенә лаек була.

Гаиләсе үзгәртү

Фәнүзә Арыслан кызының ире биология фәннәре докторы Гыймалов Фуат Рамазан улы Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Биохимия һәм генетика институтының гыйльми секретаре булып эшли.

Ике кызлары бар. Өлкәне - Галия Гыймалова - биология фәннәре кандидаты, Биохимия һәм генетика институты хезмәткәре, 2016 елда яшь галимнәр һәм аспирантларның РФ Президенты стипендиясен алу буенча конкурста җиңә. Гыймаловларның төпчек кызы Гөлли Гыймалова — юрист, Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбен тәмамлаган.

Сылтамалар үзгәртү